В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләргә «Ушедшие в бессмертие. Памяти 2-й ударной армии» китабын тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь). 12 нче октябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Мәскәү – Түбән Новгород – Казан федераль автомобиль юлы төзелешенә багышланган «Безнең белән шәһәрләр якыная» дигән бушлай фотокүргәзмә ачыла. Чара «Юл» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узачак.
Экспозициядә 800 километрдан артык озынлыктагы өр яңадан төзелә торган М-12 трассасы төзелеше масштаблары тәкъдим ителәчәк. Мәскәүдән Казанга кадәр барачак төп юл буенча хәрәкәтне 2023 ел ахырында эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бу шәһәрләр арасын 6,5 сәгать эчендә машинада узарга мөмкинлек бирәчәк. Проектны гамәлгә ашыру 2024 елга кадәр Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтүнең комплекслы планы кысаларында алып барыла.
Сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсендә М-12 нульле этабының беренче сафка бастыру комплексының 22,5 км буенча хәрәкәткә старт бирде. Владимир өлкәсендә «Автодор» дәүләт компаниясе агымдагы айда тагын 26 км ачачак.
Шулай ук Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы елларында Волхов фронты составында сугышкан 2 нче удар армиясенең сугышчан батырлыгына һәм фаҗигасенә багышланган «Ушедшие в бессмертие. Памяти 2-й ударной армии» китабын тәкъдим итәчәкләр.
2 нче удар армиясенең эшчәнлеге М-11 «Нева» трассасы белән бәйле (Мәскәү –Санкт-Петербург). Аның бер участогы Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы яныннан уза, биредә 1941-1942 елларда тар коридор урнашкан була – аның буенча 2 нче удар армиясе тәэмин ителә. Аның составында Татарстанның милли герое Муса Җәлил дә сугышкан.
Совет сугышчыларының җәсәдләре М-11 төзелеше өчен территорияне әзерләү вакытында табыла. Ә 2020 елның июнендә 563 км булган урында «Ватанны саклаганда һәлак булучылар» мемориалы ачыла.
«Ушедшие в бессмертие. Памяти 2-й ударной армии» китабы нигезенә Ленинград блокадасын өзәргә тырышкандагы 2 нче удар, 52 нче һәм 59 нчы армиянең сугыш юлын (Любань операциясе исемен алган) тикшерү нәтиҗәләре ята.
Күргәзмә ачылышы һәм китап презентациясе 16:00 сәгатьтә була, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте. Чарага бушлай керергә мөмкин. Экспозиция бер ай дәвамында гамәлдә булачак.