В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм чаралары Бауман урамында, «Сәйдәш» үзәге янында һәм торак массивларда планлаштырылган
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Әйтик, 16 нчы мартта 10:00 сәгатьтә шәһәрлеләр бәйрәмне Карьер торак массивының «Туган Алан» скверында карый ала. 11:00 сәгатьтә кунакларны Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында көтәләр. Шулай ук 12:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманындагы сәхнә янында Май чабу бәйрәме оештырылачак.
Чаралар башка урыннарда да узачак. Май чабу бәйрәме 11:00 сәгатьтә Кадыш, Отар һәм Красная Горка торак массивларындагы мәдәният йортлары янында планлаштырылган. 12:00 сәгатьтә бәйрәм «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, Константиновка һәм Юдинодагы мәдәният йортлары янында башлана. 13:00 сәгатьтә күңел ачу программасы Мирный торак массивындагы мәдәният йорты янында старт ала.
Бәйрәм чаралары шулай ук 17 нче мартта Бауман урамында (12:00 сәгатьтә) һәм «Нәни принц» скверында (11:00 сәгатьтә) узачак.
«Ак Барс Арена» стадионында РФ президентын сайлауның соңгы көнендә, 17 нче мартта, гаилә фестивале узачак. Аның кысаларында шулай ук Май чабу бәйрәме планлаштырылган. Мәйданчыкта иҗат коллективлары чыгышлары, халык уеннары, биюләр, аниматорлардан күңел ачулар, театр тамашалары, беленнәр белән ярминкә һәм башка күп чаралар планлаштырылган. Бәйрәмгә 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин.