В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финалда Казан спортчысы Анна Соловьеваны җиңде
Казанда туган Олимпия чемпионы Марта Мартьянова БРИКС Уеннарында рапираларда фехтовкалау буенча турнирда беренче урынны яулады
Финалда Мартьянова россияле Анна Соловьеваны җиңде, бронза медальләрне шулай ук россияле Владислав Пенюшкин һәм белорус Дарья Власова яулады.
Марта Мартьянова туган шәһәрдә җиңү яулау аның өчен мөһим булуын билгеләп үтте.
«Туган җиремдә, өемдә начар фехтовкалау күрсәтергә теләмәдем. Туган җир җан атарлары һәрвакыт ярдәм итә», — диде ул журналистларга.
Марта Мартьянова — Токио Олимпия Уеннары чемпионы.