В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Расписаниедәге үзгәрешләр 1 нче гыйнвардан гамәлгә керәчәк
Фото: Дениа Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь). 1 нче гыйнвардан Казан – Кукмара – Казан шәһәр яны поездлары Нократ Аланы станциясенә кадәр барачак.
6420 нче электричканы Казан станциясеннән 6:00 сәгатькә җибәрү планлаштырыла, Нократ Аланы станциясенә 9:05 сәгатьтә килү планлаштырыла. Кире юнәлештә 6425 нче состав 11:53 сәгатьтә кузгалачак, ТР башкаласында ул 15:10 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында, шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында яки +7(937)625-04-33 телефоны (шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә) буенча белергә мөмкин.
Алдагы бәйрәмнәрдә Казанны Мәскәү һәм Екатеринбург белән өстәмә поездлар тоташтырачак. Горький тимер юлында барлыгы 248 өстәмә рейс планлаштырылган.