Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.12.2022, 14:22

Утренниклардагы марля күлмәкләр, агач таулар һәм баянга җырлар: Яңа елны Казанда ярты гасыр элек ничек билгеләп үткәннәр

Элеккеге заманнарда тылсымлы бәйрәм атрибутлары турында KZN.RU порталы материалында укыгыз.

Фото: Наталья Мартынованың шәхси архивы

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы декабрь, Юлия Летникова). Тәрәзәләрдәге кәгазь кар бөртекләре, мамыкка төреп сакланган пыяла уенчыклар һәм бөтен гаилә белән бөккән пилмәннәр – бу узган заманнарның Яңа ел атрибутлары. Казанлыларның 50-60 ел элек тылсымлы бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында KZN.RU порталы корреспондентына «Яшәү яме» проекты вәкилләре сөйләделәр.

Людмила Андреева: «Яңа ел өстәленә беренче чиратта пироглар куела иде»

Андреева Людмила Петровна истәлекләре буенча, аның мәктәп елларында төп чыршы Урицкий исемендәге паркта торган, шушы мәйданчыкта һәм якындагы мәдәният йортында яңа ел тамашалары узган. «Паркның тирә-ягы кышкы уеннарны күздә тота иде – биредә шугалак та, чана шуу өчен таулар да бар иде. Паркка яшьтәшләребез белән йөри идек, без җыелышырга, аралашырга һәм күңел ачарга бик ярата идек», – дип сөйли ул.

Яңа ел чыршысы Людмила Петровнаның өендә дә булган. Ул әнисе һәм сеңлесе белән агачны пыяла уенчыклар, төсле флаглар белән бизәгән. Тәрәзәләргә үзләре кискән кәгазь кар бөртекләре ябыштырганнар. «Кайчагында пыяла чыршы шарлары ватыла иде, әмма без аларны ташламый идек – мәктәпкә алып барып, стена газеталарын бизи идек», – ди Казанда яшәүче ханым. Әңгәмәдәшнең сүзләренчә, Яңа елны гаилә белән күңелле каршылаганнар, ә аның алдыннан балалар бер-берсенә кунакка йөргәннәр, әниләре аларны пироглар белән сыйлаган. Раштуа бәйрәме алдыннан балалар колядкалар җырлап, өйдән-өйгә йөргән, аларны һәрвакыт шатланып каршы алганнар, кәнфитләр биргәннәр. Яшь казанлылар мәктәптә дә тәм-томнар ала торган булган. Бүләкләргә кәнфит, печенье һәм кайвакыт җимеш салганнар. Балаларга яңа ел бүләкләре ата-аналарының эшеннән дә бирелгән.

«Яңа ел өстәленә беренче чиратта пироглар, үз уңышларыннан көзен әзерләнгән тозлы әйберләр һәм вареньелар куела иде. Җиләк-җимешләрдән өстәлдә – алма, ә менә мандарин бик сирәк була иде. Кайчагында аларны танышлар каян да булса алып кайта иде, шәһәрдә аларны сатып алу мөмкин түгел иде», – дип билгеләп үтә Людмила Петровна. Балалар яңа ел тамашалары вакытында мәктәптә кәнфит һәм җиләк-җимешләр салынган яңа ел бүләкләре алган. Бәйрәм өчен костюмнарны ата-аналар үзләре ясаган. Әйтик, яңа ел бәйрәмнәренең берсендә Людмила Петровна бал корты костюмында була.

Людмила Петровна каникулда балаларның бер-берсенә кунакка телевизор карарга йөргәннәрен хәтерли. «Без алдан газета һәм журналлардан тапшырулар расписаниесен карый идек. Фильмнар һәм балалар әкиятләре карарга йөрдек, ул вакытта аларны рекламасыз күрсәттеләр», – дип сөйли Казанда яшәүче ханым. Кышкы каникуллар шатлыклы һәм көтеп алынган иде, алар төрле вакыйгаларга бай була иде, дип йомгаклады ул.

Татьяна Калмыкова: «Костюмнарны әниләр һәм әбиләр тегә иде – балалар «кар бөртекләре», «куяннар» булып киенә һәм марля күлмәкләрдән була»

Калмыкова (Бродниковская) Татьяна Петровна Дәрвишләр поселогында туа, шуңа күрә аның яңа ел турындагы истәлекләре әлеге поселок белән бәйле. «Хәтерлим, безнең мәдәният йортында биек, чын чыршы куела иде, тамашалар да һәрвакыт кызыклы булды. Алар өчен костюмнарны әниләр һәм әбиләр тегә – балалар «кар бөртекләре», «куяннар» булып киенә яки ялтыравыклы марля күлмәкләр кия», – дип сөйли ул.

Мәдәният йортында балалар татлы бүләкләр ала иде. «Бинада дүрт почмакта кечкенә өйләр тора иде, аларда хезмәткәрләр утыра һәм билетлар буенча бүләкләр – кәнфит, печенье һәм вафля салынган кәгазь пакетлар тарата. Пакетлар бик матур иде, Кыш бабай һәм Кар кызы сурәтләре белән», - ди Казанда яшәүче ханым.

Татьяна Петровна сүзләренчә, өйдә дә гаилә, Яңа ел исе килсен өчен, һәрвакыт чын чыршы куйган. Агачны әти-әнисе базарда сатып алган, шуннан соң аны уенчыклар белән бизәгән. «Әти-әни чыршыны без йоклагач бизи иде, ә уянганда бизәлгән чыршы каршы ала, бу безнең өчен могҗиза иде», - дип искә төшерә ул.

Татьяна Петровнаның ул вакыттагы уенчыклар коллекциясе – пыяла Айболит, Черномор, кош, алтын кукуруз, кызыл йолдыз, уклары 23:55 не күрсәткән сәгать, боз сөңгеләре, күркәләр сакланган. Шулай ук чыршыга кәнфитләр эленгән. Уенчыкларны һәр шарчык өчен аерым бүлемтекләр булган тартмада яхшылап саклаганнар.

Татьяна Петровна хатирәләре буенча Яңа елны гаилә тыйнак кына бәйрәм иткән, әмма чын күңелдән шатланганнар. Өстәлгә холодец, винегрет, үз уңышларыннан ясалган тозлаган әйберләр һәм вареньелар куелган. «Безнең үз бакчабыз бар иде, шуңа күрә өйдә һәрвакыт бочка белән тозлаган кыяр, помидор, гөмбә тора иде. Без алар белән күршеләребезне дә сыйладык, барысын да болай гына бирдек», – дип билгеләп үтә казанлы. Яңа ел төнендә гаилә җырлар җырлаган, әти-әниләре баянда уйнаган. Бәйрәм көнендә фотограф чакырганнар: бүлмәдә җәймә элеп, аның фонында фотога төшкәннәр.

Яңа ел каникулларында балалар тимераякта һәм бозда шуган, тауларның берсен Татьяна Петровна йорты ишегалдында ясаганнар. «Без беренче катта яшәдек, әти-әниләр форточка аша шланг сузып, тау катыралар иде. Чаналарда мәйданнарда да шуарга мөмкин иде – төрле биеклектәге зур агач таулар куялар иде. Музыка уйнап тора, рәхәт иде, - дип искә төшерә ул. Барысы да өйгә юеш, ләкин бәхетле кайталар иде». Шулай ук каникулларда балалар бер-берсенә кунакка йөргән – ханымның сүзләренчә, фатир ишекләре ябылмаган, барысы да дус булган һәм бер-берсен кунак иткән. «Искиткеч һәм бәхетле вакытлар булган», – дип әйтә ул.

Наталья Мартынова: «Химиклар мәдәният сараенда татлы бүләкләр безгә тау буйлап «чыга»

Мартынова Наталья Владимировна күп балалы гаиләдә туа, аның әти-әнисе биш бала тәрбияли. Яңа елны гаилә һәрчак өйдә каршылаган, бизәнү әйберләре, бүләкләр һәм костюмнар ясаган. «Безгә һәрвакыт бик күңелле иде. Киенеп-ясана идек, конкурслар үткәрдек, шигырьләр сөйләдек, тулаем алганда күңел ачтык», – дип искә ала ул.

Чын чыршыны әти-әнисе машинаны саклап торып сатып алганнар. Чыршыга кулдан ясалган һәм пыяла уенчыклар – матрешкалар, чәйнекләр, мәчеләр һәм башкалар эленгән. Наталья Владимировнаның әнисе дә уенчыкларны ватылмасын өчен мамыкка төреп кадерләп саклаган.

Күп балалы гаиләнең өстәлендә һәрвакыт пилмән булырга тиеш булган. «Нигездә, ризыклар кул астындагы әйберләрдән әзерләнә иде, аларны бәйрәмчә генә бизиләр дә, һәркемгә ошый иде»,- дип сөйли ул.

Яңа ел тамашаларына Наталья Владимировна мәдәният йортларына йөгән, билетлар гаиләгә ата-аналарының эшеннән бушлай бирелгән. «Программалар бик шәп иде, ә геройларның костюмнары бик матур: мехлы төймәләре булган куян. Безнең алда Кыш бабай белән Кар Кызы, Шүрәле һәм Емеля чыгыш ясый иде», - ди казанлы. Аның сүзләренә караганда, мәдәният йортларында да балалар татлы бүләкләр алган: «Әйтик, Химиклар мәдәният сараенда кеше утырган кечкенә йорт тора иде, тәрәзәгә билет сузарга кирәк, шуннан соң бүләкләр таудан чыга иде. Безгә бу бик ошый иде».

Балаларның Яңа ел каникулларында яраткан күңел ачуы чана һәм тимераякта шуу булган. Наталья Владимировна яшьтәшләре белән Ленин мәдәният йортына йөри, анда шугалак һәм агач таулар була. Балалар шулай ук чыршы шәһәрчекләре буйлап йөргән. «Чын матур чыршылар иде. Иң матурлары Химиклар мәдәният йорты янында иде, ә «Солнышко» кафесы районында төп чыршы иде. Бу урында таулар, атынчыклар, иллюминация, музыка уйный. Чыршы шәһәрчеген балалар да, өлкәннәр дә ярата иде», - дип хатирәләре белән уртаклашты әңгәмәдәш.

Фотолар Людмила Андрееваның, Татьяна Калмыкованың, Наталья Мартынованың шәхси архивыннан

Барлык яңалыклар