В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә, үз пациентларына бер компонентлы вакцина ясаучы клиникаларны контрольдә тоту алгоритмын эшләячәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алинә Бережная). Татарстанда үз пациентларын «Лайт спутнигы» вакцинасы белән прививка ясаучы шәхси медицина клиникаларын тикшерәчәкләр. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә караганда, республикада халыкның QR-кодны тизрәк алу нияте белән иммунизация өчен бер компонентлы вакцина сайлап алу очраклары ешайган.
«Спутник Лайт» вакцинасын, бигрәк тә шәхси медицина клиникаларына, шулай күп кулланырга ярамый, чөнки халык, үз һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге турында уйламыйча, QR-код алу өчен, бу хәйләдән тиз файдаланачак», – дип билгеләп үтте ТР Баш санитар табибы. Ул хәбәр иткәнчә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә үз пациентларына «Спутник Лайт» вакцинасы белән прививка ясаучы шәхси медицина учреждениеләрен контрольдә тоту алгоритмы эшләнәчәк.
«Спутник Лайт» вакцинацын пациентның элегрәк коронавирус белән авырган яки ике фазалы вакцина белән прививка ясаткан булуын раслаганнан соң гына ясарга ярый», – дип ассызыклады Марина Патяшина.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә рәсми рәвештә теркәлгән антитәнчекләр титры юк, ул вакцинацияне үткәрергә ярамавын күрсәткән булыр иде. «Дөньяда бер генә галим тарафыннан да антитәнчекләрнең саклагыч титры исбатланмаган, бу санга ориентлашырга кирәкми. Анализ буенча антитәнчекләр булу «Спутник Лайт» белән ревакцинацияләнү өчен нигез түгел», – дип билгеләп үтте Марина Патяшина.