Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.06.2018, 13:14

Марат Нуриев: “Бүген безнең идарә итүче компания карамагында ватылган лифтлы бер генә йорт та юк”

Казанда идарә итүче компанияләр җитәкчеләренең шәһәр башлыгы алдында хисап тоту сериясе старт алды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Яңа Савин районының торак фондына хезмәт күрсәтә торган “Уютный дом” идарә итүче компаниясе 2006 елдан 293 күп фатирлы йортны капиталь төзекләндергән, 152 йортта 623 лифт алмаштырган. 2022 елга кадәр 37 йортта 119 лифт алмаштырырга планлаштыра. Бу хакта компаниянең генераль директоры Марат Нуриев Казан Мэры Илсур Метшинга хисабы барышында хәбәр итте.

10 ел эчендә 100% янгын сүндерү һәм төтенне юк итү системасы эш хәленә кайтарылды

Идарә итүче компания хезмәт күрсәткән йортларның күбесе – 36% якыны – 1956-1970 еллар аралыгында төзелгән. 2006 елдан 293 күп фатирлы йорт 3,34 млрд сумга капиталь төзекләндерелгән. Бу эш кысаларында 152 йортта 623 лифт алмаштырылган, 2022 елга кадәр 37 йортта 119 лифт алмаштырырга планлаштырыла. Капиталь төзекләндерү эшләреннән кала, компания хезмәткәрләре агымдагы төзекләндерү эшләрен башкара.

Идарә итүче компания яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү эшендә уңышларга ирешкән. “2006 елда янгынга каршы системалар берсе дә эшләми иде. 10 ел эчендә 100% янгын сүндерү һәм төтенне юк итү системасы эш хәленә кайтарылды”, - дип сөйләде М.Нуриев.

Яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүдә тагын бер мөһим чара – видеокүзәтү камералары урнаштыру. 2017 елда Яңа Савин районының йортларында камералар урнаштыру эшләре тәмамланды, барлыгы 547 камера урнаштырылган.

Яңа Савин районы урамнарында “яшел рекорд”: 50 меңнән артык агач һәм 950 мең чәчәк

Шәһәрнең тышкы кыяфәтенең кардиналь үзгәрешләренә йорт территорияләрен төзекләндерү ярдәмендә ирешелде, диде чыгыш ясаучы. 2006-2018 елларда 285 йортның 181-енең ишегалды төзекләндерелде. Асфальт капламын яңарту, балалар һәм спорт мәйданчыкларын алмаштыру эшләреннән кала, моңа агачлар һәм чәчәкләр утырту керә. М.Нуриев сүзләре буенча, “Яшел рекорд” дип аталган республика программасы эшли башлагач, Яңа Савин районы урамнарында 50 меңнән артык агач һәм 950 мең чәчәк утыртылган.

Чыгыш ясаучы индивидуаль җылылык пунктларын урнаштыру барышы турында сөйләде. Кайнар су белән тәэмин итү хаҗәтләре өчен индивидуаль җылылык пунктларын урнаштыру программасы кысаларында 2017 елда 250 торак йортта әлеге җайланмалар куелган. Моннан кала, әлеге эш кысаларында һава торышын көйләү төеннәре дә урнаштырыла. Моның нәтиҗәсендә җылылык энергиясен экономияләү 36 млн сум тәкшил иткән.

Торак йортларны төзекләндерү һәм карап тоту тарифлары – иң арзаннары

Чыгыш ясаучы торак йортларны төзекләндерү һәм карап тоту тарифлары мәсьәләләренә аерым тукталды. Билгеле булганча, 4 ел эчендә алар үзгәрешсез саклана.

Ләкин, М.Нуриев сүзләре буенча, бүгенге көндә әлеге тарифлар түбәнәйтелгән булып хисаплана. Хезмәт хакының минималь зурлыгы тарифларга салынган хезмәт түләвеннән 87% артык. Моннан кала, кулланыла торган материалларга бәяләр арта.

“Ялга бурычларсыз һәм пенисыз”: 2 ай эчендә түләмәүче затлардан 12,5 млн сум җыелган

Идарә итүче компаниянең эше сыйфатында халыкның бурычлары чагылыш таба, диде чыгыш ясаучы. Агымдагы елның 31 маена 2017 ел өчен бурычлар 352 млн сум тәшкил итә, диде ул. Халыктан бурычларын түләтер өчен төрле чаралар күрелә – хезмәтләрне туктатып тору, суд. “Ялга бурычларсыз һәм пенисыз” акциясе яхшы нәтиҗәләр күрсәткән, аның кысаларында бурычларын түләүчеләрнең пенилары исәптән чыгарылган. Акция ярдәмендә 62 кеше 4 млн 124 мең сумлык бурычын түләгән. Исәптән чыгарылган пени суммасы 366 мең тәшкил иткән. Ике ай эчендә барлыгы 12,5 млн сум бурыч җыелган.

М.Нуриев Торак-коммуналь хезмәтләр үзәге турында сөйләде. Ул 100 йортта яшәүче 40 мең шәһәрлегә хезмәт күрсәтә. Учреждение нигезендә ТКХ уку үзәге эшли, ул торак өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыру һәм халык арасында мәгълүмати-агарту эшләрен алып бару өчен булдырылган.

Урам себерүчеләр өчен тулай торакларда 62 койка-урын әзерләнгән

Чыгышы азагында М.Нуриев кайбер проблемалы мәсьәләләрне санап үтте, алар арасында – эшче кадрлар җитмәү. Әлеге проблемалар, чыгыш ясаучы сүзләре буенча, әкренләп хәл ителә – мәсәлән, урам себерүчеләр җитмәвен хәл итү өчен компания хезмәткәрләр өчен вакытлыча яшәү урыны тәкъдим итә, бүгенге көндә тулай торакларда 62 койка-урын әзерләнгән.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, идарә итүче компания эшенә яшүчеләрнең уңайлылыгы һәм куркынычсызлыгы бәйле, шуңа күрә эш сыйфатын арттырырга кирәк.

Мэр белән хисапны Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов һәм Казан районнары башлыклары тыңлады.

Искәртергә кирәк, 2016 елда “Уютный дом” идарә итүче компаниясе үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Бүгенге көдә компания карамагында Яңа Савин районының 552 йорты санала, аларда 148 мең 843 кеше яши. Идарә итүче компания карамагында торган йортларга 11 подрядчы оешма хезмәт күрсәтә.

Фоторепортаж
"Уютный дом" идарә итүче компаниясе хисабы
Видеорепортаж
26.06.2018 13:21
"Уютный дом" идарә итүче компаниясенең Казан Мэры алдында хисабы
Барлык яңалыклар