В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
РФ вице-премьеры халыкара архитектура-төзелеш форумында катнашучыларны сәламләде
Фото: Денис Гордийко
«Мин үзем күп еллар Татарстанда архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләдем. Казанның барлыкка килүе һәм үсеше минем күз алдымда булды: тарихи үзәкне һәм искиткеч архитектура һәйкәлләрен торгызу, авария хәлендәге торакны бетерү һ.б. Казанда тарихи мирасны саклау, шәһәр төзелеше һәм урбанизация, шәһәр территорияләрен үстерү буенча зур тәҗрибә бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан ел саен миллион квадрат метрдан артык торак төзи», – дип билгеләп үтте РФ вице-премьеры.
«Бу чара Казан өчен файдалы булыр дип өметләнәм, һәм сез биредә яңалыклар турында фикер алышып, әлеге зарядны үзегез эшләгән шәһәрләргә һәм торак пунктларга таратырсыз. Форумны оештыручыларга шундый матур чара үткәрергә вакыт тапканнары өчен рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга Марат Хөснуллин.
«Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы Казанда 5-7 нче декабрьдә Г.Камал исемендәге театр мәйданчыгында уза. Чара 5 меңгә кадәр катнашучыны җыйды. Аңа 250 дән артык спикер кушыла, шуларның 19 ы – чит илләр. Алар арасында Төркия, Иран, Кытай, Катар, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Италия һәм Бөекбритания экспертлары бар. Үз карашлары белән БРИКС илләреннән мэрлар, архитекторлар, урбанистлар, шулай ук Россиянең 96 архитектура бюросы вәкилләре уртаклашачак.