Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2023, 12:22

Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов М-12 трассасы төзелеше турында фикер алыштылар

Көнчыгыш икътисадый форум кысаларында узган очрашуда Илсур Метшин да катнашты

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Көнчыгыш икътисадый форумында Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Алар «Мәскәү – Казан» М-12 трассасын төзү проектын тормышка ашыру турында фикер алыштылар. Очрашуда ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, М-12 федераль трассасы Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары территорияләре буенча узачак. Татарстан буенча автомобиль юлының озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк. Яңа трасса Казаннан Мәскәүгә бару вакытын ике тапкыр диярлек кыскартырга мөмкинлек бирәчәк: 12 сәгатьтән 6,5 сәгатькә кадәр.

Бүгенге көндә Арзамастан Казанга кадәр М-12 участогы 80% тан артык әзер. ТР башкаласына кадәр хәрәкәтне декабрь ахырында ачарга планлаштыралар, бу хакта пленар утырышта Россия Президенты Владимир Путин белдерде: «Күптән түгел генә без Мәскәүдән Арзамаска кадәр тиз йөрешле юл участогын ачтык. Агымдагы ел ахырына трасса Казанга, ә аннан соң Екатеринбургка һәм Төмәнгә кадәр барып җитәчәк. Бүген шуны әйтергә телим: без, һичшиксез, бу масштаблы проектны дәвам итәчәкбез».

VIII Көнчыгыш икътисадый форумы Владивостокта 10-13 нче сентябрь көннәрендә уза. Бу вакыйга 50 дән артык илдән җиде меңгә якын кешене берләштерер дип көтелә. Быелгы форумның темасы – «Хезмәттәшлек, тынычлык һәм чәчәк ату юлында». Россиянең һәм глобаль көн тәртибенең актуаль мәсьәләләре буенча барлыгы 90 нан артык чара планлаштырылган.

Барлык яңалыклар