Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2020, 11:31

Made in TASSR: КАМАЗ уенчык пистолетлары, «Идел-001» магнитофоны һәм «Тасма» фототасмасы

Казанлыларга һәм шәһәр кунакларына социаль көнкүреш музее республиканың уңышлары белән танышырга тәкъдим итә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август, Алена Мирошниченко). Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең күбесе КАМАЗның балалар өчен уенчык пистолетларын, «Идел-001» магнитофонын, «Казан» уенчык вертолетын һәм совет чорының башка предметларын яхшы хәтерли. Казанлыларга һәм шәһәр кунакларына социаль көнкүреш музее әлеге экспонатларны күрергә һәм ТАССРда тагын ниләр җитештерелгәнен,  республиканың уңышларын белергә тәкъдим итә. Музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов KZN.RU порталы корреспондентына аеруча кызыклы һәм гадәти булмаган экспонатлар турында сөйләде.

«Тасма» кассеталары һәм фототасмасы артыннан бөтен Советлар Союзыннан киләләр иде

Советлар Союзы чорында радиотехника үсешенә зур игътибар бирелде, һәр республика диярлек үз җиһазларын җитештерде. Мәсәлән, ТАССРда «Казан» магнитофон-уйнату җайланмасы чыгарылды – анда пластинкаларны да, кассеталарны да тыңларга мөмкин иде. Моннан тыш, шундый ук исемле магнитофон да чыгарылган, дөрес, аны ачык сатуда бик азлар гына очраткан. Рөстәм Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда, мөгаен, магнитофонны журналистлар өчен чыгарганнардыр.

Күп кенә яшьләр үзләрендә булдырырга теләгән «Идел-001» магнитофоны югары дәрәҗәдәге техникага караган. «Ул бик абруйлы иде һәм арзан булмады, – дип сөйләде социаль көнкүреш музее директоры. – Бу битломания вакыты иде, аннары совет гражданнарының йөрәкләренә диско һәм рок килеп керде. Шуңа күрә мондый магнитофонны күпләр алырга теләгән, һәм ул Казанда чыгарылган. Совет яшьләренең хыялын хәзер музейдан юл аша урнашкан күчермә-үзәктә күрергә мөмкин.

«Тасма» заводы бөтен Советлар Союзында дан тотты. Биредә аудио- һәм фототасма белән кассеталар һәм катушкалар җитештерелгән. Белгечләр әлеге продукция ярдәмендә ясалган тавыш яздыру һәм фотосурәтләрнең сыйфатын югары бәяләгәннәр, шуңа күрә Казанга нәкъ менә аның артыннан килгәннәр.

КАМАЗ - йөк автомобильләре генә түгел, балалар пистолетлары да

51 ел элек, 1969 елда, Советлар Союзында Татарстан АССР Яр Чаллысында автомобиль заводлары комплексын төзү турында карар кабул ителде. Безнең көннәрдә автогигант продукциясенә Россиядә генә түгел, аннан читтә дә ихтыяҗ бар. Ләкин КАМАЗ заводында автомобиль техникасы гына түгел, балалар пистолетлары да чыгарылганын бик азлар белә! Атаклы автозаводның мөһерен Казан социаль көнкүреш музеенда саклана торган экспонатта күрергә мөмкин. «Мондый «өстәмә» җитештерү күп кенә совет заводларында таралган була. Ул вакытта эре предприятиеләр, башкалардан тыш, көнкүрештә кирәкле предметлар, шулай ук балалар өчен товарлар чыгарганнар», – дип аңлатты Рөстәм Вәлиәхмәтов.

ТАССРда КАМАЗ пистолетлардан тыш балалар пистолет-фонарьлары һәм «Казан» уенчык вертолеты чыгара.

Музейда аерым стендта төрле вакытта ТАССРда, аерым алганда, Казанда чыгарылган түштамгалар тәкъдим ителгән. Мәсәлән, берничә нөсхә республика башкаласының 800 еллыгына багышланган, аларны Казан сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросы чыгарган. Монда ук шәһәр символлары сурәтләнгән түштамгалар бар: Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Казан университеты, цирк. Музейда КАИга (хәзерге КНИТУ) багышланган күп кенә түштамгалар сакланган. Институт шәһәр брендларының берсе булган һәм булып кала. «Биредә уку чыннан да абруйлы иде: техник зыялылар хөрмәтле кешеләрдән саналган һәм белем сыйфаты яхшы булган», – дип билгеләп үтте Р.Вәлиәхмәтов.

Йолдызлы кунаклар: Юрий Гагарин, Мөслим Магомаев, Владимир Высоцкий

Совет елларында республикада күп кенә танылган кешеләр булды. Мәсәлән, очучы-космонавт Юрий Гагарин – социаль көнкүреш музеенда аның Казан янындагы «Волга» лагеренда төшерелгән фотосурәтен күрергә була. Республика башкаласында төрле елларда Мөслим Магомаев, Алла Пугачева һәм Владимир Высоцкий булды. Мәсәлән, популяр шагыйрь, актер һәм бард ТАССРга гастрольләр белән 1977 елда, Франциягә Таганкадагы Театр белән барыр алдыннан килә. Владимир Высоцкий атна дәвамында биргән концертлар һәрвакыт аншлаг белән узган, җырчы көненә 5-шәр тапкыр чыгыш ясаган!

ТАССР күп кенә танылган кешеләрнең ватаны иде. Мәсәлән, Казанда туган Аида Ведищева (аның чын исеме – Ида Вайс), ул «Лесной олень» җыры белән бөтен Советлар Союзында дан тоткан. ТАССРда музыкант Александр Добрынин да туган – социаль көнкүреш музеенда аның «Розовые розы» җыры яздырылган пластинкасы саклана.

Казан губернасында туып-үскән тагын бер якташыбыз – электроинженер, магнит тавыш- һәм видеоязмасы, телерадиотапшырулар өлкәсендә инновацияләр керткән шәхес Александр Понятов. Ул Америкада беренче коммерцияле видеомагнитофон чыгарган Ampex фирмасына нигез сала. Әлеге фирманың бер җайланмасы хәзер музейда тәкъдим ителгән.

Музейда сакланган фотосурәтләр узган гасыр атмосферасына чумарга булыша. Анда студентлар, завод эшчеләре, журналистлар, мәктәп укучылары, тантаналы демонстрацияләрдә катнашучы шәһәрлеләр сурәтләнгән.

Монда ук, музейда, татар телендә язылган открыткалар һәм китапларны, мәсәлән, узган гасырның 20-30-нчы елларында ук бастырылган һәм латин телендә басылган әсәрләрне, «Яшь Ленинчы» газетасының берничә нөсхәсен, Александр Дюмның «Өч мушкетер» китабын һәм Иван Тургеневның татар теленә тәрҗемә ителгән хикәяләр җыентыгын күрергә мөмкин.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган күп кенә экспонатлар хәзерге вакытта Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгендә, шулай ук Төркия Анталиясендә куелган. Экспозиция РФ Дәүләт Думасында да булып кайтты. «Казан һәм Татарстан тарихы Россиядә дә, чит илләрдә дә күпләр өчен кызыклы», – дип ассызыклады Рөстәм Вәлиәхмәтов.
Фоторепортаж
Казан Социаль-көнкүреш музеендагы ТАССРның 100 еллыгына багышланган экспозиция
Барлык яңалыклар