Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.10.2020, 12:20

Мәликә Гыйльметдинова: «Төп максат – начар күрүче инвалид кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту»

«Ярдэм» тернәкләндерү үзәгендә хуҗалык нигезләре, кулланма сәнгать, уку һәм язу, ориентлашу, психология буенча дәресләр үткәрелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь, Алена Мирошниченко). 15-нче октябрьдә дөнья Халыкара ак таяк көнен билгеләп үтә. Бу дата җәмгыятькә мөмкинлекләре чикләнгән, аерым алганда, сукыр һәм начар күрүчеләр проблемалары турында искәртергә тиеш. Казанда бу категория инвалидлар өчен берничә проект тормышка ашырыла. Алар арасында «Тормыш юлы» социаль акциясе һәм «Ярдэм» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгенең «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты бар. Бүген алар турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Инвалидлар өчен хуҗалык нигезләре һәм җирлектә ориентлашу буенча дәресләр уза

Казанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр «Ярдэм» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы ярдәм ала ала. Аның директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова сөйләгәнчә, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты гамәлгә ашырыла, ДЦП авырулары, коляскада йөрүчеләр, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр өчен – «Бер-беребезгә ярдәм итәбез» проекты, чукраклар һәм начар ишетүчеләр өчен «Сөйләшә торган куллар» проекты гамәлгә ашырыла.

«Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты 15-нче сентябрьдә старт алды һәм иртәгә, 14-нче октябрьдә тәмамлана. Шул вакыт эчендә Казаннан һәм илнең башка шәһәрләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән инвалидларны мөстәкыйль яшәргә, үзләрен табарга һәм кабул итәргә өйрәтәләр. «Проектның төп максаты – белем бирү, психологик, медицина тернәкләндерүе һәм социализациясе белән комплекслы якын килү юлы белән начар күрүче инвалид кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшырту», – дип ассызыклады Мәликә Гыйльметдинова. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укулар уза торган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен юл йөрүне, яшәүне һәм туклануны «Ярдэм» фонды түли.

Инвалидлар өчен монда һәрьяклап ярдәм оештырылган, хуҗалык нигезләре, кулланма сәнгать, Брайль системасы буенча уку һәм язу, җирлектә ориентлашу, психология буенча дәресләр үткәрелә. Моннан тыш, теләге булган һәркем дини дәресләргә кушыла ала. Шулай ук тернәкләндерү кысаларында төрле шәһәр музейларына экскурсияләр уза.

«Ярдэм» тернәкләндерү үзәге укытучысы Марсель Ибраһимов сөйләгәнчә, Боратынский музеенда сукырларга борынгы предметларга: шкатулка, веер, кофемолкага кагылырга мөмкинлек биргәннәр. ТР Милли музеенда проектта катнашучылар музей бинасының макетын, ә Казан Кремлендәге Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Кол-Шәриф мәчете һәм Сөембикә манарасы макетын тотып карый алды, алар 3D-принтерда бастырылган. «Алар моның ничек күренүен аңлый алуына бик шат иделәр», – дип билгеләп үтте М.Ибраһимов.

«Без яшь, милләт һәм дин буенча чикләүләр куймыйбыз»

«Бу курслар беренче тапкыр 2000 еллар башында «Сөләйман» мәчете каршында ачылды. Күп еллар дәвамында мин инвалидларны реабилитацияләү өчен авторлык программалары һәм методик пособиеләр эшләдем. Хәзер бу курслар федераль дәрәҗәдә танылды һәм инде ике тапкыр Президент грантлары фонды ярдәме алды. 2018 ел нәтиҗәләре буенча безнең проект 3526 проек арасында президент грантлары фондының иң яхшы 100 проект-стипендиаты исемлегенә керде. Мондый үзәкнең аналоглары юк, аның уникальлеге шунда, без яшь, милләт һәм дин буенча чикләүләр куймыйбыз», – дип ассызыклады Мәликә Гыйльметдинова.

Ул билгеләп үткәнчә, тернәкләндерү үзәгендә күп кенә укытучылар элек үзләре барлык шушы дәресләр аша узганнар. Еш кына мондый мисал реабилитантларны алга таба яшәргә өйрәнергә мотивацияли. Шундый укытучылар берсе – Марсель Ибраһимов.

«Мин «Сөләйман» мәчетендә курслар турында очраклы рәвештә генә белдем һәм миңа 11 яшь булганда анда эләктем. Ул вакытта биредә балалар җәйге лагере оештырылды. Без Коръән укырга, көнкүреш мәсьәләләрен өйрәндек. Лагерьдан соң минем бу үзәктә укуымны дәвам итәсем килде, һәм шул вакытта ук мин үземә монда укытырга дигән максат куйдым. Моның өчен мин Мәрҗани мәчете каршындагы Казан ислам көллиятенә укырга кердем, аннары Россия ислам институтын тәмамладым. Хәзер мин инвалидлар өчен «Ярдэм» тернәкләндерү үзәгендә укытам, – дип уртаклашты М.Ибраһимов.

Мохтаҗларга ай саен 320 азык-төлек җыелмасы һәм 150 ланчбокс тараталар

«Тормыш юлы» акциясе кысаларында сукырлар, чукраклар, ДЦП диагнозы булган кешеләр, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр, инвалид балалы аналар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, чит ил студентлары бушлай кайнар ризык һәм кирәк булганда медикаментлар һәм битлек алалар.

Хәйрия акциясе координаторы Владимир Новиков сөйләгәнчә, проект 1-нче апрельдә старт алган. Башта сукырлар өчен курслар үткәрү планлаштырылган иде, ләкин чикләү чаралары һәм гомуми үзизоляция аркасында акция чараларын инвалидлар һәм аз керемлеләр өчен продуктлар сатып алуга юнәлдерергә карар кылынды. Әйтик, 1-нче апрельдән 23-нче майга кадәр йөзгә якын волонтер 75 меңнән артык азык-төлек ланчбоксларын тараткан.

Октябрь башыннан «Ярдэм» Милли ислам хәйрия фонды «Тормыш юлы» социаль акциясен яңартты. Хәзер мохтаҗларга ай саен 320 азык-төлек җыелмасы һәм 150 ланчбокс тараталар.

Барлык яңалыклар