Бүләкләү ТР муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары өчен белем бирү семинары кысаларында узды.
Фото: Казан шәһәре Думасы
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова чарада катнашучыларны башкарылган эшләр һәм гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм планнар белән таныштырды.
Татарстан шәһәрләре һәм районнары вәкилләре алдында юридик фәннәр докторы Мидхәт Корманов чыгыш ясады, ул депутатның вәкиллекле органнар составындагы роле турында сөйләде. Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева чыгыш ясады. Ул балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Семинарда катнашучылар аерым игътибарга мохтаҗ гражданнарга ярдәм итүнең мөһимлеген, депутатлар корпусының ролен билгеләп үттеләр һәм әлеге процесста хатын-кыз-депутатларның катнашу механизмнары турында фикер алыштылар.
Шулай ук семинар кысаларында Казан шәһәре Думасы депутат-хатын-кызлары эш планын формалаштырдылар, 2021 елга эшчәнлек юнәлешләрен билгеләделәр.
Ахырда республика муниципаль берәмлекләренең актив депутат-хатын-кызлары билгеләп үтелде.