Экспозицияне 31-нче августка кадәр күреп булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). 16-нчы августтан Г.Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында «Хезмәт кешеләре» күргәзмәсе эшли башлаячак. Экспозицияне 31-нче августка кадәр күреп булачак.
Күргәзмә Татарстанда эшче һөнәрләр елына һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышлана. Экспозициягә Казанның яшь рәссамы Руслан Ибраһимовның 20 эше кергән. Аларның һәркайсында төрле һөнәр ияләре образлары сурәтләнгән.
«Хезмәт кешеләре» күргәзмә проекты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Вершина» музей ширкәте ярдәмендә оештырылды.
Экспозиция Казан халыкара аэропортының 1А терминалында 16-нчы августта 11.00 сәгатьтә ачылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.