Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.06.2020, 15:47

Любовь Авдонина, ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте: «Чикләүләрне бетерү буенча өченче этап турында без 10 июльдән дә иртәрәк сөйли алмыйбыз»

Татарстанда 1,6 меңнән артык кеше коронавирус булуга шикләнү белән медицина күзәтүе астында тора.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь, Ксения Швецова). Татарстандагы эпидемиологик вәзгыять инфекция таралуны булдырмау өчен кертелгән чикләүләрне бетерү буенча икенче этапка тулысынча туры килә. Өченче этапка күчү турында исә 10-нчы июльдән дә иртәрәк сөйләп булмый. Республикада санитар-эпидемиологик вәзгыять турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

Республикада чикләүләрне юкка чыгаруның беренче этабы үз көченә керде инде. 19-нчы июньдә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчү өчен йомшартуларны килештерде. Йомшаклыклар кертүгә кадәр белгечләр эпидемиологик вәзгыятьне ике атна дәвамында күзәтте, дип хәбәр итте Л.Авдонина. «Бүген республикада авыручылар саны чикләүләрне бетерүнең икенче этабына туры килә. Тиешле документ эшләнә, - диде ул. - Яңа йомшаклыклар кертелгәнче агымдагы хәлне шулай ук ике атнадан да ким булмаган вакыт аралыгында күзәтергә кирәк булачак. Ягъни 10-нчы июльдән соң гына без кайсы юнәлештә хәрәкәт итүебезне аңларбыз һәм, әгәр барысы да уңышлы булса, өченче этапка якынлашачакбыз».

COVID-19 таралу коэффициенты элеккеге дәрәҗәдә кала һәм 0,8 тәшкил итә, алдагы көнгә яңа очраклар үсеше темпы - 0,9%. Исегезгә төшерәбез, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы теркәлгән.

Л.Авдонина хәбәр иткәнчә, бер тәүлек эчендә ПЦР ысулы белән СОVID-19га 5223 тикшеренү уздырганнар. Бөтен пандемия чорында республикада 247 мең тест уздырылган, тест уздыруның колачы 100 мең кешегә 124,6 тәшкил итә.

Бүгенге көндә Татарстанда медицина күзәтүе астында 1,6 меңнән артык кеше кала, шуларның 1364-е инфекцияле кешеләр белән элемтәдә булган һәм 296 кеше чит илләрдән кайткан. Чит илләрдән кайткан 82 кеше обсерваторларда тора.

«Барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыять аркасында сәламәтлек саклау учреждениеләре штат режимында эшли, - дип өстәде Владимир Жаворонков. - Барлык вакыт эчендә 3215 кеше сәламәтләнде. Дәвалауда 1161 кеше кала».

Барлык яңалыклар