Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.08.2020, 14:05

Любовь Авдонина: «Яңа уку елында мәктәпләр турыдан-туры эшли башлар, дип планлаштырабыз»

Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, хәзер республикада коронавируска бәйле вәзгыять тотрыклы.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август, Алсу Сафина). Татарстанда коронавирус белән бәйле эпидемиологик вәзгыять яңа уку елында мәктәпләрне ачарга планлаштырырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Хәзерге вакытта республикада вәзгыять тотрыклы, үсеш темплары атнага 0,6%-тан һәм көненә 0,5%-тан артмый, дип хәбәр итте Л.Авдонина. «Бүгенгә шундый хәл килеп чыга, яңа уку елында без мәктәпләрне ачарга планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары. Шул ук вакытта 1-нче сентябрьдә мәктәпләрне ачу турындагы карар Россия Мәгариф министрлыгы дәрәҗәсендә кабул ителә, дип өстәде ул.

Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, хәзер яңа коронавировкалы инфекция таралу шартларында оештырылган балалар коллективлары эше өчен каралган барлык таләпләр дә эшләнә. Мәсәлән, мәктәпләр температураны контактсыз үлчәү өчен термометрлар белән җитәрлек күләмдә җиһазландырылырга, ә классларда бактерицид лампалар булырга тиеш.

«Август дәвамында яңа уку елына әзерләнергә вакыт бар. Эпидситуация нинди булудан чыгып, уку елы башлану турында карар кабул ителәчәк», - дип йомгаклады Л.Авдонина.

Барлык яңалыклар