В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада әлегә грипп белән авыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән, шуңа күрә прививка ясау кампаниясе өчен элеккечә үк уңайлы чор.
Фото: Марат Мугинов
Узган тәүлектә Татарстанда яңа таҗ вирусы инфекциясе белән авыруның 46 очрагы теркәлгән, шул исәптән 28 очрак – Казанда . Барлыгы республикада арту белән 8374 COVID-19 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 100 мең кешегә 224, 3-не тәшкил итә. Шул ук вакытта алдагы көнгә карата яңа очракларның артуы – 0,6%, бер атна үсеш темпы шулай ук 0,6% билгесендә кала. Соңгы тәүлек эчендә 15 кеше савыкты, барлыгы 7359 пациент әлеге авыру белән авырып сәламәтләнгән.
Бер атна эчендә 7 яңа читтән кертелгән очрак теркәлгән, шуларның 6-сы – Краснодар краеннан һәм берсе – Төркиядән. Бу чорда барлыгы 47 авыру очрагы читтән кайтучыларда теркәлгән, дип хәбәр итте Л.Авдонина.
Тәүлек эчендә СОVID-19-га 7372 тест уздырылган, бөтен пандемия чорында – 947 мең 42 тикшеренү, тест ясау 100 мең кешегә 167,2-не колачлый.
Белгечләр чит илләрдән кайткан татарстанлыларда инфекция булуны тикшерү эшен дәвам итә. «Бүгенге көндә чит илдән республикага 63770 кеше кайтты. Алардан тикшерү үтмәгән һәм тикшерү нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре сайтында 1058 кеше йөкләмәгән – бу гомуми санның 1,6%-ы, – дип хәбәр итте Л.Авдонина. – Хокук бозучыларга 126 административ беркетмә төзелгән, 41 кешегә 357 мең сумлык штраф салынган.
Татарстанда даими рәвештә әйләнә-тирә мохиттә вирусны кузгатучыларның булуы буенча эпидемиологик мониторинг уздырыла. Бер атна эчендә 669 проба алынган, шуларның 54-е – агып җыелган судан һәм 615 смыв, дип хәбәр итте Л.Авдонина. Медицина оешмаларында 220 смыв алынган, сәүдә объектларында 58 смыв, 160 проба транспорт инфраструктурасы объектларында һәм азык-төлек продуктларыннан алынган. Тикшеренүләр барышында, Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, уңай нәтиҗә белән пробалар ачыкланмаган.
Тулаем алганда, сәламәтлек саклау учреждениеләре киеренке режимда эшли, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Вирус инфекцияләрен дәвалау өчен республикада якынча 3,5 мең койка җәелдерелгән, кирәк була калса, өстәмә рәвештә хастаханәләр базасында тагын 1,2 мең койка җәелдереләчәк.
Уку елы башыннан 29 укучы, 26 студент һәм 57 педагог авырган. 88 инфекция учагы ачыкланган учреждение карантинга ябылган, һәрберсендә авыруның берәр очрагы теркәлгән. 24 вирус табылган мәгариф оешмасы эшләвен дәвам итә, алар буенча карар 6-нчы ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Бүгенге көндә 38 сыйныф һәм 942 укучы, шул исәптән Казанда, Югары Осланда һәм Лениногорск районында бүленгән. «Мәктәп яны лагерьлары эше чорында уку йортларында фильтрлар эшләвен дәвам итәчәк», – дип билгеләде Л.Авдонина.
Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары шулай ук Татарстанда күңел ачу йортлары һәм җәмәгать туклануы оешмалары эшен 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр чикләү турында ТР Министрлар Кабинетының яңа карары чыгарылуын искәртте. Тәүлекнең төнге вакыты сайлануның төп сәбәбе: нәкъ менә шул вакытта кешеләр уяулыкны югалта, битлек, дистанцияләр һәм шәхси гигиена турында оныта», – дип билгеләп үтте спикер.
«Без гриппның коронавируска кушылуыннан куркабыз, – диде Л.Авдонина. – Грипп белән ковид микст-инфекция тудырырга мөмкин, ул авыррак булачак. Шуңа күрә бүгенге көнгә грипп безне күбрәк дәрәҗәдә борчый».
Татарстанга күптән түгел гриппка каршы вакцинаның чираттагы партиясе килде, шуңа күрә яшәү урыны буенча поликлиникада барлык теләүчеләр дә прививка ясата ала. Исегезгә төшерәбез, бу сезонда Татарстанда грипптан 60% халыкка привика ясау күздә тотыла – бу 2 млн 341 мең 733 кеше, шуларның 607 мең 95-е – балалар. Шулардан Казанда 754 меңнән артык кешегә вакцина ясау планлаштырыла, шул исәптән 202 мең 530 бала һәм 551 мең 905 өлкән кешегә, бу шулай ук шәһәр халкының 60%-ын тәшкил итә.