Бу чорда шәһәрдә 185 малай һәм 172 кыз туган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь). Узган атнада, 18-24 нче сентябрьдә, Казанда 357 бала туган: 185 малай һәм 172 кыз. Туганда иң кечкенә авырлыктагы сабый 2280 грамм тәшкил иткән, иң зурысы – 4880.
Казанлылар балаларына Артем, Әмир, Кәрим, Роман, Марк, Миран, Самат, Ева, Камилә, София, Мәрьям, Асель, Милана, Элана исемнәрен аеруча яратып кушканнар.
Ефрем, Яромир, Иосиф, Рамир, Гавриил, Владислав, Лукьян, Алихан, Мишэль, Ия, Лукерья, Ирада, Илсылу, Нәзирә, Изадора, Аглая, Пелагея, Каролина, Николь сирәк исемнәр булган.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрдә 336 пар өйләнешкән, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә.