Казанда «Балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2019» республика конкурсының зона этабына йомгак ясалды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Казанда «Балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2019» республика конкурсының зона этабына йомгак ясалды. Шәһәрдә беренче урынны Юлия Васильева яулады. Ул конкурсның җиде финалисты арасында иң яхшысы булды, аларның һәркайсы социаль куркыныч хәлдә калган яки авыр тормыш хәленә тарыган балалар белән эшли.
Юлия Васильева - дүрт бала әнисе, шуларның икесе - тәрбиягә алынган. Бу елның гыйнварында ул өч ел дәвамында яшьтәшләреннән телефон алу сәбәпле махсус мәктәптә булган малай өчен җәмәгать тәрбиячесе булган. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия балага җәмәгать тәрбиячесе кирәк дигән карар кабул итте.
«Бу минем җәмәгать тәрбиячесе ролендә беренче тәҗрибәм булды, - дип уртаклашты һөнәри ярышта җиңүче. - Малайның гаиләсе әйбәт, әмма аңа үз хисләре, икеләнүләре турында сөйли алырлык кеше кирәк иде. Бер ел эчендә малай бөтенләй башка кешегә әверелде – аның төгәл максатлары, тормышта нәрсәгә ирешергә теләвен аңлау барлыкка килде. Һәм, әлбәттә инде, мәктәптә укуы яхшырды.
«Балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә бәйгедә 350 кеше катнашты. Быел республика этабы җиңүчесе 15-нче октябрьдә билгеле булачак, дип хәбәр итә социаль өлкә бүлекчәләренең үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү бүлеге.