Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2021, 10:15

Татарстанның мунча эше осталары Казанда узачак чемпионатта очрашачак

Җиңүче республиканы округ турнирында тәкъдим итәчәк.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель, Алина Бережная). 12-нче апрельдә Казанда профессионаллар арасында мунча осталыгы буенча Татарстан чемпионаты узачак. Турнирда республиканың иң яхшы 12 мунча эше остасы катнашачак.

Ярыш ике этапны үз эченә ала – узенне тәкъдир итү һәм мунча эше осталыгын күрсәтү, алар өчен һәр катнашучыга 20 минут биреләчәк. 20 еллык стажлы мунча остасы, дөнья вице-чемпионы һәм мунча эше буенча Россия чемпионы Фәнис Дәүләтшин сөйләгәнчә, судьялар күп кенә моментларны исәпкә алачак. Мунча осталыгы-себерке белән чабу гына түгел, һәр кешенең үз физиологик үзенчәлекләре дә, шуңа күрә температура режимы аерым сайлап алына, һөнәри парлаучы моны һичшиксез белергә тиеш, – дип билгеләп үтте Фәнис Дәүләтшин.

Мунчачы кирәкле тавыш вибрациясен булдыру һәм клиентны ял иттерү өчен яхшы ишетү, ритм хисенә ия булырга тиеш, дип саный дөнья вице-чемпионы. Моннан тыш, мунчачы үзе дә физик яктан сәламәт һәм яхшы кәефтә булырга тиеш. Мунчада теләсә нинди агрессия, теләсә нинди тискәрелек китә, процедурадан соң кеше бөтенләй башка хисләр белән чыга. Моннан тыш, мунчадан соң савыктыру эффекты сизелә, киеренкелек кими, авырту китә, – дип билгеләп үтте Фәнис Дәүләтшин.

Аның фикеренчә, мунчачылар арасында хатын-кызлар саны елдан-ел арта бара, алар бу эштә үзләрен яхшы күрсәтә.

Республикада мунча осталыгы буенча чемпионат 2012 елдан бирле уздырыла, дип хәбәр итә оештыручылар. Т. Миңнуллин урамы, 14/56 адресы буенча урнашкан мунча комплексында узачак турнир җиңүчесе Татарстанны округ чемпионатында тәкъдим итәчәк. Анда Идел буеның төрле төбәкләреннән мунчачылар катнашачак.

Барлык яңалыклар