Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2024, 16:55

Оренбург трактында урнашкан җир өсте кичүендәге лифтны бер ай эчендә эшләтеп җибәрәчәкләр

Объектта шахта төзелгән һәм күтәргеч конструкция монтажланган

Фото: тышкы төзекләндерү комитеты

Казанның җир өсте җәяүлеләр кичүләрендә лифтларны алыштыру эше дәвам итә. Оренбург трактында урнашкан кичүдәге лифтны бер ай эчендә эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Эшчеләр бетон шахта төзегәннәр һәм күтәргеч конструкцияне монтажлаганнар. Хәзер алар стеналарны тышлый, вентиляция һәм төтен суырту системаларын урнаштыру белән шөгыльләнә, шулай ук керү төркемендә эшләр башкарыла.

Себер трактындагы җир өсте кичүендә шахта тулысынча әзер. Хәзерге вакытта белгечләр электр белән тәэмин итү челтәрен яңадан суза, шулай ук лифт урнаштыра башлаганнар.

Павлюхин урамында күтәргеч җайланманы монтажлау 20% ка башкарылган. Төзүчеләр тышлау һәм бизәү эшләренә керешкән. Объектта, башка җир өсте кичүләрендәге кебек, ике түгел, ә өч лифт булачак.

Ф.Әмирхан урамында аерым шахта төзү таләп ителми – лифт конструкциясе җир өсте кичүенең эчендә урнашкан. Хәзерге вакытта төзүчеләр электр челтәрләрен күчереп суза. Бу объектта эшләрне төгәлләгәч, алар шул ук урамдагы икенче кичүгә күчәчәк.

Академик Сахаров урамындагы җир өсте җәяүлеләр кичүендә шахта өчен нигез салу эшләре алып барыла, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында.

Исегезгә төшерәбез, лифтларны алыштыру БРИКС саммитына әзерлек кысаларында уза. Яңа күтәргеч платформалар, күпфатирлы йортлардагы кебек, җылы шахталар белән булачак.

Барлык яңалыклар