Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2018, 13:10

Фронтовик-шагыйрь Гадел Кутуйның шәхси әйберләре ТР Милли музеенда күрсәтеләчәк

Казанлыларны Сталинград өчен сугышта җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан оештырылган “Иделдә җиңү” чарасына чакыралар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). 4 февральдә ТР Милли музеенда Сталинград сугышында җиңүгә 75 ел тулу истәлегенә “Иделдә җиңү” чарасы оештырыла. Казанлыларны яшь армеецларны бүләкләүгә, күренекле фронтовикларның шәхси әйберләре күргәзмәсенә һәм хәрби реконструкциягә чакыралар.

Чаралар музейда 12.00 сәгатьтә башлана. Башта ТР Милли музее фондларыннан уникаль экспонатлар – Сталинград сугышында катнашкан совет хәрби җитәкчесе, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның һәм шагыйрь, хәрби корреспондент Гадел Кутуйның шәхси әйберләре күрсәтеләчәк. Шуннан соң оештыручылар “Юнармия”Бөтенроссия хәрби-патриотик балалар-яшүсмерләр хәрәкәтендә катнашучыларны бүләклиләр.

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов “Сталинград өчен сугышта якташларыбыз” видеопрезентациясе күрсәтәчәк. Шуннан соң, “Сталинград сугышында катнашучылар нәрсә кигән, нәрсә белән сугышкан” темасына күрсәтмә-лекция оештырылачак.

13.00 сәгатьтә интерактив мәйданчыклар эшли башлаячак. Аларда казанлылар солдат киемнәрен киеп фотога төшә, XX гасырның 40-нчы еллары стилендә агитацион плакат ясый, “Солдатлар” әдәби-музыкаль композициясен тыңлый алачак. ТР милли музее ишегалдында 14.00 сәгатьтә Казан һәм Татарстан реконструкция клублары ярдәме белән Сталинград сугышының соңгы көрәше сәхнәләштереләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар

Фронтовик-шагыйрь Гадел Кутуйның шәхси әйберләре ТР Милли музеенда күрсәтеләчәк

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). 4 февральдә ТР Милли музеенда Сталинград сугышында җиңүгә 75 ел тулу истәлегенә “Иделдә җиңү” чарасы оештырыла. Казанлыларны яшь армеецларны бүләкләүгә, күренекле фронтовикларның шәхси әйберләре күргәзмәсенә һәм хәрби реконструкциягә чакыралар. </p> <p> Чаралар музейда 12.00 сәгатьтә башлана. Башта ТР Милли музее фондларыннан уникаль экспонатлар – Сталинград сугышында катнашкан совет хәрби җитәкчесе, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның һәм шагыйрь, хәрби корреспондент Гадел Кутуйның шәхси әйберләре күрсәтеләчәк. Шуннан соң оештыручылар “Юнармия”Бөтенроссия хәрби-патриотик балалар-яшүсмерләр хәрәкәтендә катнашучыларны бүләклиләр. </p> <p> 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов “Сталинград өчен сугышта якташларыбыз” видеопрезентациясе күрсәтәчәк. Шуннан соң, “Сталинград сугышында катнашучылар нәрсә кигән, нәрсә белән сугышкан” темасына күрсәтмә-лекция оештырылачак. </p> <p> 13.00 сәгатьтә интерактив мәйданчыклар эшли башлаячак. Аларда казанлылар солдат киемнәрен киеп фотога төшә, XX гасырның 40-нчы еллары стилендә агитацион плакат ясый, “Солдатлар” әдәби-музыкаль композициясен тыңлый алачак. ТР милли музее ишегалдында 14.00 сәгатьтә Казан һәм Татарстан реконструкция клублары ярдәме белән Сталинград сугышының соңгы көрәше сәхнәләштереләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. </p>