Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.01.2018, 11:59

ТР Милли музеенда Шиһабетдин Мәрҗәнинең шәхси мөһере күрсәтеләчәк

Казанлыларны дин эшлеклесе һәм татар галименең 200 еллыгы хөрмәтенә оештырылган күргәзмәгә чакыралар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). 16 гыйнварда ТР Милли музеенда “Шиһабетдин Мәрҗәни һәм аның мирасы” күргәзмәсе ачыла. Бу күренекле дин эшлеклесе һәм галимнең 200 еллыгы уңаеннан оештырылган программаның беренче чарасы булачак.

Экспозициягә Казанның әйдәп баручы фәнни учреждениеләре җыентыкларында саклана торган истәлекле әйберләр, документлар, кулъязмалар һәм китаплар кергән. Алар барысы да Ш.Мәрҗәнинең педагогика, дин һәм тикшеренүләр өлкәләрендә эшчәнлегенең төп этаплары турында сөйли.

Беренче тапкыр ТР Дәүләт архивыннан аның Казанның Иске-Таш мәчетендә һәм Татар укытучылар мәктәбендә хезмәт куюы турында документларын, шул исәптән 1863-1903 елларның Метрика кенәгәсее дә күреп булачак. ТР Милли музее Ш.Мәрҗәнинең бюро-секретерен, юл сандыгын, шәхси китапханәсеннән китапларын, аның 1874 елгы фотосурәтен һәм 1864-1903 елларда Стамбулда тау хрусталеннән ясалган шәхси мөһерен тәкъдим итә.

Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский ис. Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге һәм ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты “татар Геродотының” (аңа замандашлары шулай дип йөрткән) фәнни хезмәтләренең кулъязмаларын һәм үзе исән вакытта басылып чыккан китапларын тәкъдим итәләр. Аерым алганда, казанлылар татар халкы тарихы буенча язылган “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) ике томлы фундаменталь хезмәтен күрә алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар