Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.10.2021, 13:28

Казанда муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы ел ахырына кадәр озайтылачак

Эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча мондый карарны Илсур Метшин җиткерде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь, Алинә Бережная). Муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы 30-нчы октябрьдә тәмамлана. Пандемия шартларында эшкуарлыкка ярдәм итү максатларында ташламалы режим 2021 ел ахырына кадәр озайтылачак. Мондый карарны бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында җиткерде.

Ул билгеләп үткәнчә, федераль һәм республика хөкүмәтләре коронавирус белән бәйле рәвештә эшкуарлыкка ярдәм итү чараларын эшли. ТР Хөкүмәте шулай ук атна дәвамында эш буенча төгәллекләр әзерли, моңа кадәр 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәрге аралык эшләми торган дип игълан ителгән иде.

«Без, үз чиратыбызда, үзебез өчен кабул ителгән чаралар пакеты буенча эш йөртәбез. Шул исәптән, бу атнада тәмамлана торган муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы буенча да. Әйдәгез, аны ел ахырына кадәр озайтыйк», – диде Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, ташламалы чорда муниципаль паркингтан файдаланган өчен түләү бары тик эш көннәрендә 7:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр генә алына. Калган вакытта, шул исәптән шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә, муниципаль парковкалар түләүсез кала. Элегрәк алар эш көннәрендә 7:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр, шулай ук шимбә көнне 21:00 сәгатькә кадәр түләүле иде. Муниципаль парковкаларның эш режимын үзгәртү турында карарны Илсур Метшин  2020 елның язында эшмәкәрләр белән очрашу вакытында раслады. Ташламалы режим кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә ярдәм итү чараларының берсе булды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.10.2021
Видеорепортаж
25.10.2021 12:28
Казанда тәүлек буе 81 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы хезмәт күрсәтә
Барлык яңалыклар