Пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбәдән тыш, парлар чәршәмбе көнне дә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерә алачак
Фото: Денис Гордийко
Казан парлары арасында бәйрәм көннәре (Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, Шәһәр көне һ.б.) һәм охшаш, ягъни уңга да, сулга да бертөрле укылучы саннардан торган даталар, мәсәлән, 2024 елның 24 нче апреле, аеруча популяр икән. 17 нче мартта туйлар өчен өстәмә слотлар ачылган – бу көнне ил президентын сайлаулар узачак. Август аенда тантаналар үткәрү өчен өстәмә мәйданчык сыйфатында «Мәскәү» мәдәният үзәгенең бал залы тәкъдим ителә.
Мөнәсәбәтләрне урынга чыгып теркәү формасында да законлаштырырга мөмкин. Бу төр чаралар Татарстанның Милли музеенда, республиканың Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казан Кремлендә, шәһәр Ратушасында, «Мәскәү» мәдәният үзәгендә, Горки-Әмәт урманында, Горький исемендәге паркта, Зәйни Солтан скверында, Юнысов мәйданында һәм Кабан күле яр буенда оештырыла.
«Без үз эшчәнлегебезне төрлеләндерергә тырышабыз, мәсәлән, 14 нче февральдә «Черек күл» паркындагы шугалакта яшь пар никахлашты, ә 1 нче мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә беренче фиджитал-туй узды», – дип билгеләп үтте спикер.
РФ президенты игълан иткән Гаилә елы кысаларында Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе тарафыннан берничә проект гамәлгә ашырыла. Алар арасында «Семь и я» проекты да бар. Биредә район администрациясе башлыклары үзенчәлекле гаиләләр турында сөйли. Моннан тыш, теле- һәм радиокомпанияләр белән хезмәттәшлек итү, эфирга чыгу, кызыклы статистик мәгълүматлар җиткерү, тыңлаучылар белән гаиләнең абруе темасына аралашу һәм «Казан» гаилә үзәге символикасы белән бүләкләр тапшыру планлаштырыла.
«Хәзер идарә «Казан» гаилә үзәге турында «Мәхәббәткә юл, яки сез моны ишетергә тиеш түгел идегез» дип аталган уникаль аудиоспектакль-гид булдыру өстендә эшли. Проектны Казан яшьләр театры һәм шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясе гамәлгә ашыра. Спектакльне май аенда башлап җибәрү планлаштырыла, аны теләгән һәркем тыңлый алачак», – дип игълан итте Елена Студеникина.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Казанда 11 мең 743 пар өйләнешкән, ә аерылышулар саны 5,3% ка – 5005 очракка кадәр кимегән. Шул ук вакытта ТР башкаласы Идел буе федераль округының миллион халык яшәгән шәһәрләре арасында өйләнешүләр һәм аерылышулар нисбәте буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия. Казан биш ел дәвамында үз позициясен саклый.
Юлия Летникова