Мастер-класслар, тренировкалар, уеннар һәм эстафеталар ишегалларында һәм клублар каршындагы мәйданчыкларда узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май, Алинә Бережная). Җәй көне Казанда калган балалар вакытларын «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе челтәрендә үткәрә алачак – алар махсус эш форматына күчәчәк һәм ишегалларында һәм клублар каршындагы мәйданчыкларда ял оештыру өчен көч туплаячак. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде.
Балалар өчен иҗади һәм техник мастер-класслар, спорт дәресләре һәм күнегүләр, хәрәкәтчән урам уеннары һәм эстафеталар, ишегалды бәйрәмнәре, шулай ук башка бик күп мавыктыргыч һәм танып белү чаралары узачак.
«Июньдә ишегалды спорт төрләре буенча «Безнең ишегалды уеннары» турнирын үткәрү планлаштырыла: ишегалды уеннары, сәламәтләндерү күнекмәләре, шәһәрнең ачык мәйданчыкларында балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен спорт уеннары», – дип сөйләде Айрат Фаизов.
Яшьләр клубларының эш графигы һәм чаралар планы белән Instagramдагы клублар аккаунтларында яки «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең бердәм белешмә бүлмәсендә +7(800)707-95-47 телефоны номерында танышырга була.