60 тан артыграк казанлы тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен өйрәнәчәк
ТР башкаласында бушлай татар теле курслары старт алды. Дәресләрдә 60 тан артыграк казанлы тел, грамматика һәм сөйләм нигеләрен өйрәнәчәк.
Дәресләр башлангыч төркем өчен Казан шәһәре Башкарма комитетында, ә дәвам итүчеләр төркеменә Черек күл паркындагы амфитеатрда атнага бер тапкыр ике сәгать булачак.
Башлангыч төркемнең укытучысы Альберт Сәмигуллин, ә дәвам итүче төркемнеке – Гөлфия Габдуллаҗанова. Иң яхшы укучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда татар теленә өйрәтү буенча ике – кышкы һәм язгы курслар оештырылган иде. Дүртенче курсны быел көз көне уздырырга планлаштыралар.
Проект Казан мэриясе тарафыннан ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды.