Казанда WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты алдыннан «I help Kazan» кунакчыллык курслары эшли башлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь, Ксения Швецова). Казанда WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан «I help Kazan» социаль программасы кысаларында кунакчыллык курслары эшли башлый. Шәһәрлеләр өчен дәресләр бушлай дүрт шәһәр паркында узачак. Катнашучыларны тренинглар, мастер-класслар, лекцияләр, экспертлар белән очрашулар һәм инглиз теле дәресләре көтә, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова.
Курсларның төп миссиясе – кунакчыллык өлкәсе хезмәткәрләрен һәм шәһәр халкын туристларга карата ачык һәм дустанә мөнәсәбәттә булырга өндәү, ачык йөзлелек һәм кунакчыллык атмосферасы тудыру, дип билгеләп үтте Д.Санникова.
Курслар программасы ике өлештән торачак. Беренчесе – 19-нчы июньдә «Гранд» кунакханәсендә узачак кунакханәләр һәм рестораннар өчен һөнәри белем бирү форумы. Алар арасында кунакчыллык профессионалларының беренче клубы президенты Татьяна Кибирева, Казан инновацион университетының сервис һәм туризм факультетының фән буенча декан урынбасары Кирилл Глобов, азык-төлек продукциясенең сыйфат һәм куркынычсызлыгы системалары эксперты, HACCP/ISO милли һәм халыкара стандартлар аудиторы Наталья Колганова һәм башкалар бар.
Форумда лекцияләр генә түгел, гамәли дәресләр дә, күп еллар тәҗрибәсе булган экспертлардан тренинглар да булачак. Форумга сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Программаның икенче өлеше шәһәр халкы өчен әзерләнгән, аның кысаларында 4 паркта шәһәрлеләр белән очрашулар узачак. Аларда спорт һәм социаль проектлар дирекциясе вәкилләре WorldSkills хәрәкәтенең нинди булуы турында сөйләячәкләр. Туризм үсеше комитеты директоры казанлыларны республика башкаласының актив үсә торган туристлык потенциалы белән таныштырачак һәм теге яки бу торак районда кунакларга нинди кызыклы урыннар күрсәтергә мөмкин икәнлеген сөйләячәк. Казан шәһәре һәм республика отельләре ассоциациясе башкарма директоры Анастасия Иванова шәһәрне туристлар өчен тагын да кызыклырак итү идеясе белән уртаклашачак.
Беренче очрашу 11-нче июньдә «Крылья Советов» паркында узачак, 13-нче июньдә Урицикй паркында лекция узачак, 25-нче июньдә – «Черек күл» паркында, ә 27-нче июньдә – Горки-Әмәт урманында. Барлык очрашулар 18.30 сәгатьтә башлана һәм 20.20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Моннан тыш, барлык теләүчеләр өчен дә инглиз теле буенча бушлай курс оештырылачак. 40 минутлык дәресләр паркларның амфитеатр зонасында һәм Горки-Әмәт урманы лекториясендә узачак. Дәресне халыкара мәктәп укытучылары төркеме алып барачак, алар арасында туган телләре инглиз теле булган остазлар да бар.
«Инглиз теле курслары – шәһәр халкы өчен чит ил кунакларына урамнарда, шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә йөрергә ярдәм итү, истәлекле урыннар турында сөйләү һәм милли ризыкларны татып карарга киңәш итү мөмкинлеге", - дип аңлатты Д.Санникова. Шулай ук дәресләрдә башлангыч һәм урта дәрәҗәдәге грамматиканы кыска формада өйрәтәчәкләр, дип өстәде ул.
Зур чараларга әзерлек барышында Казанда кунакчыллык өлкәсе хезмәткәрләре өчен күп курслар уздырылды, әмма халыкны бу эшкә тарту беренче тапкыр үткәрелә, дип билгеләп үтте Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова. «Шәһәрдә яшәүчеләр белән төрле мәсьәләләр буенча турыдан-туры диалог культурасы формалаштырыла, без шәһәрлеләр арасында актив тормыш һәм гражданлык позициясе булган кешеләр күп булуын телибез, һәм бу безнең шәһәр өчен бик зур әһәмияткә ия, - диде ул. – Моннан тыш, эре халыкара чараларны үткәрү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, күп кенә халык чараларда бик теләп катнаша, шәһәр кунаклары белән аралашудан драйв ала. Универсиада һәм аннан соң уздырылган зур вакыйгалар вакытында билгеләп үтелгән Казандагы дустанә мөнәсәбәт оештыручыларның һәм волонтерларның гына түгел, ә кунакларга ярдәм иткән һәм алар белән аралашкан меңләгән шәһәрлеләрнең дә казанышы икәнен барысы да белә. Без бу очракта да халыкка өмет баглыйбыз».
Курслар программасын узган һәр кеше истәлекле значок белән билгеләп үтеләчәк, дип өстәде ахырда Д.Санникова.