В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Елгаларда боз тулысынча эрегәнче, Татарстанда кешеләрне коткару өчен 8 коткару посты эшләячәк.
(Город Казань KZN.RU, 27 марта, Алсу Сафина). Киләсе атнада Татарстанда Мамадыш, Алабуга, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында дүрт боз кичүен ябарга планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының кечкенә көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Боз капламы көн дә тикшерелә. “Әгәр боз кичүләрендә тигезсезлекләр, ярылган урыннарда су барлыкка килсә, хәрәкәт туктатылачак. Алар киләсе атнада ук ябылыр дип уйлыйм”, - дип белдерде чыгыш ясаучы.
ТР кечкенә көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы игътибар иткәнчә, Иделдә – М7 автомобиль күпере һәм Яшел Үзәндә тимер юл күпере янында ике ерганак барлыкка килгән. Алар янында тыю аншлаглары урнаштырылган.
Брифинг барышында балык тоту турында да әйтелде. Юрий Венедиктов хәбәр иткәнчә, массалы балык тоту урыннарында боз калынлыгы 20-60 см тәшкил итә. Аның сүзләре буенча, елгалар боздан тулысынча арынганчы, сулыкларда тәүлек буе коткаручылар кизү торачак. 8 вакытлыча коткару посты Казанда, Яшел Үзәндә, Чистайда, Яр Чаллыда, Кама Тамагы, Лаеш һәм Минзәлә районнарында эшләячәк. Чыгыш ясаучы сүзләре буенча, 88 массалы балык тоту урыны күзәтү астында тора.
Искәртергә кирәк, 6 ноябрьдән республикада 335 кешедән торган 127 ирекле мобиль патруль төркем эшли. Шул вакыт эчендә 121 административ протокол төзелгән, шул исәптән 44 протокол – калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган бозга чыккан өчен, 7-се – автотранспортның бозга санкцияләнмәгән чыгуы өчен.
Сүз уңаеннан, ТР Административ хркук бозулар турындагы кодексның 3.10 маддәсенең 2 пункты буенча, калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган бозга чыккан өчен гражданнарга – 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 5 меңнән 7 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән 70 меңгә кадәр штраф каралган.
Брифингта бозда балык тотарга яратучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында да сөйләделәр. Калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган бозга чыгарга ярамый, бозга төшәр алдыннан тыю аншлагларына игътибар итәргә кирәк.
Төркем белән бозга чыкканда, 5-6 метр дистанция саклап, бер-бер артлы йөрергә һәм ашыгыч рәвештә ярдәмгә килергә әзер булырга кирәк. Балыкчыларга 12-15 м озынлыкта бер очында 400-500 граммлы йөк эленгән шнур йөртергә киңәш ителә. Көчле агым, чишмәләр, куаклыклар булган урыннардан читтә йөрергә киңәш ителә.