В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада «Кейптаун» төркеме чыгыш ясаячак
Казанда 24 нче июльдә «Урын гение» проектының чираттагы концерты була. Кунаклар «Кейптаун» төркеме башкаруында балладалар, җыр тангосы, джаз һәм Латин Америкасы музыкасын ишетәчәк.
Шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе хәбәр иткәнчә, чарада шулай ук джаз-мануш, босанова һәм француз музыкасы яңгыраячак, шул исәптән Эдит Пиаф һәм Дайян Ривз җырлары, Summertime джаз җыелмасы, «Под небом Парижа» әсәре.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары алдында вокалистка Фәридә Ибраһимова, саксофончы Дмитрий Лавров, гитарачы Константин Сухомяткин, бас-гитарачы Эльвира Аблиева һәм барабанчы Нияз Сафиуллин чыгыш ясаячак.
Музыкаль кичә 18:30 сәгатьтә П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбенең җәйге ишегалдында башлана.