В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәйрия акциясе Казанда 25 нче июньдә узачак
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче июнь). Казанның «Крылья Советов» паркында 25 нче июньдә «Лапа дружбы» хәйрия акциясе узачак. Анда шәһәр приютыннан этләр тәкъдим ителә – ошаган йорт хайваннарын өйгә алып китәргә мөмкин булачак.
Тәкъдим ителгән этләр арасында ягдтерьер Тера булачак. Аңа өч яшь, прививка ясатылган һәм стерильләштерелгән. Тера фатирда яши ала, машинада йөрүне яхшы кичерә, урамда йөрүгә күнеккән. Ул – чын дус һәм иптәш.
Такса яратучыларны Барни исемле эт битараф калдырмаячак. Аңа ике яшь, ул прививкаланган һәм печтерелгән. Барни караватта иркәләнеп ятарга ярата. Ул шулай ук тыңлаучан, мәчеләр һәм этләр белән дә дус яши ала.
Шулай ук акцияләрдә иркә, кешеләрне ярата торган Мия тәкъдим ителәчәк. Ул – бик яхшы иптәш һәм дус. Бер яшьлек Мия стерильләштерелгән һәм вакцинацияләнгән.
Башка йорт хайваннары белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Акция 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр узачак. Бу вакытта этләрне йөртү мәйданчыгында ветеринария табибы һәм кинолог (алар белән киңәшләшергә була), лекторий һәм иганәләр җыю пункты эшләячәк – азык, пеленкалар, мискалар, сеңдергечләр һәм амуниция алып килергә мөмкин.
Лекцияләр җәдвәле:
12:00 – «Йорт хайваннарын төп авырулардан ничек сакларга?»;
13:00 – «Кастрация һәм стерилизация: иң еш очрый торган операцияләр турында мифлар һәм фактлар»;
14:00 – «Этне ничек бәхетле итәргә? 5 төп кагыйдә».
Этләрне хайванны тапшыру турындагы килешү буенча алырга мөмкин булачак, шуңа күрә үзең белән паспорт алырга кирәк, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, хәйрия акцияләре шәһәрдә өченче ел рәттән уза. Узган ел 20 эт яңа йортлы булды.