Җырчы фестивальдә беренче тапкыр катнаша
Фото: Марат Мөгыйнов
«Искиткеч вакыйга, балалар сәхнәдә булганда мин бәхетле. Шушы яшьтән иҗатка керү киләчәккә бик зур заряд бирә. Әгәр дә сез профессиональ булмасагыз да, бу сезнең кечкенә, ләкин тормыштагы мөһим җиңүләр бик файдалы булачак. Гомумән, иҗат канат куя, ул фантазия, үз мөмкинлекләреңне тормышка ашыру мөмкинлеге. Бүген мин монда булуыма бик шатмын. Һәм әлеге фестивальнең һәрвакыт булуын телим, менә бу буын бүгенге йолдызлар белән бер рәттә торсын – мин моны бик телим», – дип уртаклашты артист.
Бүген кич «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Игелекле дулкын» фестиваленең гала-концерты була. Катнашу өчен бөтен Россиядән 1,5 меңнән артык кеше гариза биргән. Региональ сайлап алу турлары Казанда, Ярославльдә, Мәскәүдә, Краснодарда, Кемеровода, Екатеринбургта, Новосибирскида һәм Севастопольдә уңышлы узды. Финалга авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләрдән 99 бала, шул исәптән Казанда яшәүче 13 бала үтте. Балаларга иҗади яктан ярдәм итү өчен ТР башкаласына Дима Билан, Игорь Крутой, Лариса Долина һәм Сосо Павлиашвили килде.
«Игелекле дулкын» фестивале өчен махсус концерт программасы әзерләнгән: Россия йолдызлары һәм фестивальдә катнашучыларның уртак номерлары, якты вокаль партияләр, гадәти булмаган дуэтлар, төсле бию тамашалары һәм креатив видеопроекцияләр. Чараны Анна Янкина һәм Вадим Такменев алып барачак.
«Игелекле дулкын» бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале 2017 елда Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой инициативасы белән оештырылды. Фестиваль Мәдәни инициативалар Президент фонды, ТР Хөкүмәте һәм «Игелекле Казан» ярдәме белән үткәрелә. Оештыручылар булып ТР башкаласы Мэриясе һәм Игорь Крутойның популяр музыка академиясе тора.