Эксперт шәһәрләрдә заманча экологик практикалар кертү һәм «Темзаны үстерү стратегиясе» турында сөйләячәк.
Фото: Денис Гордийко
Очрашу 3 нче августта 19:00 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркы янындагы футбол кырлары арасындагы подиумда узачак. Артем Паршин өч йөз еллык тарихлы табигать киңлекләренә заманча экологик практикаларны ничек кертергә, шулай ук шәһәрләрдә елгаларны үстерү программаларының, аерым алганда «Темзаны үстерү стратегиясе»нең ничек тормышка ашырылуы турында сөйләячәк.
Спикер чыгышыннан соң су менеджменты шәһәр тирәлеген ничек җанландыра алуы турында дискуссия булачак. Артем Паршин белән әңгәмәгә Татарстанда шәһәр тирәлеген үстерү программалары кураторы Наилә Зиннәтуллина һәм Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова да кушылачак.
Чарага килү өчен алдан теркәлергә кирәк. Керү ирекле, урыннар саны чикләнгән. Спикерларга үз сорауларыгызны хәзер үк сылтама буенча бирергә һәм шәһәр лабораториясе партнерларыннан бонуслар алырга була. Очрашу урыны һава торышына карап үзгәрергә мөмкин, дип хәбәр итә «Казансу үсеше стратегиясе» проекты командасы.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр лабораториясенең күпчелек дәресләрендә катнашучыларның барысы да үз экологик проектларының концепциясен тәкъдир итә һәм курсны тәмамлаучы дипломын ала алачак.