Аларның эшләре күргәзмәдә күрсәтеләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче август). Казанда яшь рәссамнар өчен бушлай лаборатория эшләячәк. Өч ай дәвамында анда катнашучылар лекцияләргә, мастер-классларга, остаханәләргә йөриячәкләр, шулай ук ике арадагы күргәзмәләр өчен эшләр булдырачаклар.
Дәресләр 25 нче августтан 25 нче декабрьгә кадәр узачак. Лабораторияне рәссам, куратор һәм Plague коллективы әгъзасы Артур Голяков белән берлектә оештыралар. Ахырдан «Смена»да йомгаклау эшләре күргәзмәсе оештырылачак.
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге рәссамнар гаризаларын 13 нче августка кадәр бирә ала. Моның өчен сылтама буенча анкета тутырырга һәм портфолио җибәрергә кирәк, дип хәбәр иттеләр «Смена» заманча мәдәният үзәгенең матбугат хезмәтендә.
«Смена Лаб»ның беренче эксперименталь этабы ике ай дәвам итте, шул вакыт эчендә студентлар лекцияләргә, рәссамнар һәм эстамп остаханәләренә йөрде, тираж графикасын бастырды, үзләре өчен яңа булган материаллардан эшләр иҗат итте. Шулай ук лабораториядә катнашучылар «Смена» ишегалдында күрергә мөмкин булган FACE йомгаклау күргәзмәсенә әзерләнде.