Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.01.2018, 10:41

Л.Андреева: “Казанның шәһәр хуҗалыгы яхшы якка үзгәрде”

Казан шәһәр Думасы депутатлары “Водоканалның” чистарту корылмаларында һәм кар эретү пунктларының берсендә эшлекле күчмә киңәшмә уздырдылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар, Михаил Ченцов). Казанның шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә яхшы якка үзгәрешләр күзәтелә. Әлеге фикерне Казан шәһәр Думасы депутатлары “Водоканал” объектларына баруны үз эченә алган эшлекле киңәшмә барышында белдерделәр. Очрашуда Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин һәм шәһәр Думасы депутатлары катнашты. Алар Татарстан башкаласының чистарту корылмаларында, шулай ук шәһәрнең кар эретү пунктларының иң куәтлесендә булдылар.

Күчмә киңәшмәдә катнашучылар башта чистарту корылмаларына бардылар, анда аларга “Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров экскурсия оештырды. Аерым алганда, ул технологик истән котылуга юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде. Проблеманы юк итү турында карар Татарстан Президенты һәм Казан Мэры тарафыннан кабул ителгән иде. Узган елда эшләнгән проект буенча, 25 технологик корылма алынма конструкцияләр белән (“капкачлар белән”) капланырга тиеш иде.

“Җәйгә, эшләрне тәмамлап, объектны эксплуатациягә тапшырырга планлаштырабыз. Хәзерге вакытта эшләрнең 20-25% башкарылды”, - дип сөйләде киңәшмә барышында Андрей Егоров.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, проблеманы хәл итү буенча табылган чишү юлы, һичшиксез, Казан экологиясенә һәм биредә яшәүчеләрнең сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак.

Андрей Егоров предприятиенең ләм катламнарын термоутилизацияләү цехы төзү буенча планнары турында сөйләде. Проект “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең үз чаралары хисабына финанслана. Төзелеш 2018 елга планлаштырылган. Депутатлар предприятие эшен югары бәяләделәр.

Чистарту корылмаларыннан соң, киңәшмәдә катнашучылар Җиңү проспектына киттеләр. Анда “Водоканалның” кар эретү пункты эшләп килә. Предприятиенең барлыгы 5 кар эретү пункты бар. Аларда тәүлегенә 4 мең 800 тонна кар эретелә. 2011 елда төзелгән “Җиңү проспекты” кар эретү пункты алар арасында иң куәтлесе булып санала (тәүлегенә 1800 тонна). Башкалардан аермалы буларак, бу пунктта 3 кар эретү камерасы эшли. Людмила Андреева билгеләп үткәнчә, берничә ел элек, шәһәрдә бер генә кар эретү пункты булганга, Казан карга “күмелә иде”. Бүген бу проблема үткәндә калды.

Күчмә киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Казан муниципаль берәмлеге җитәкчесе урынбасары депуталарның уртак фикерләрен белдерде: “Әлеге ике объектка без очраклы гына килмәдек. Нәкъ менә алар шәһәр экологиясенә зур йогынты ясый. Башкарма комитет тарафыннан нинди конкрет адымнар эшләнүен, ә “Водоканалның” үзенең объектларын модернизацияләп торуын күрдек. Һәр шәһәрдә дә хуҗалыкның иң проблемалы объектлары – “Водоканал”, канализация, суны чистарту, һаваны чистарту. Шәһәребездә әлеге эшләрнең прогрессив рәвештә башкарылуы шатландыра”, - дип тәмалады Л.Андреева һәм предприятие хезмәткәрләренә катлаулы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Искәртергә кирәк, күчмә киңәшмә Казан шәһәр Думасының XXIII сессиясенә әзерләнү кысаларында үтте. Биредә 2017 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән “Экология елы нәтиҗәләре турында” соравы карау планлаштырыла.

Барлык яңалыклар