Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.12.2018, 15:35

"КышДаКар-фест" Казан үзәгендә 29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр булачак

Ярминкә мәйданчыклары Петербург һәм Бауман урамнарында эшләячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). 2018 елның 29 декабреннән 7 гыйнварга кадәр Казанның үзәк җәяүлеләр урамнарында – Бауман һәм Петербург урамнарында "КышДаКар-фест" кышкы фестивале узачак. Биредә яңа ел бизәкләре, бүләкләр, кулдан эшләнгән сувенирлар һәм җирле фермерлардан яңа продукция белән 30-лап сәүдә ноктасы эшләячәк.

Катнашучылар арасында - милли фермер продукциясен танылган җитештерүчеләр, дизайнерлар һәм индустриянең башка вәкилләре бар. Ярминкәдә теләсә кайсы зәвыкка һәм бәяләр диапазонына бай ассортимент тәкъдим ителәчәк. Шунда ук фестиваль кунаклары сөтне сырга әверелдерү могҗизасын күрә алачак. Ярминкәдә шулай ук табигый ит деликатеслары, танылган казылык – борынгы татар рецепты буенча әзерләнгән ат ите, дуңгыз ите һәм күркә продукциясе тәкъдим ителәчәк.

"КышДаКар" фестиваленең символы дөя булачак. Шәһәр кешеләре файдалы дөя сөте һәм дөя йоныннан эшләнмәләр сатып ала алачак, дип хәбәр итә Казанның Туризмны үстерү комитеты.

Ярминкә Петербург урамы буенча җир асты юлы янында 29-31 декабрьдә эшләячәк. 2-7 гыйнварда ул Бауман урамында ТР Фәннәр академиясе бинасы артына күчәчәк. Ярминкәнең эш вакыты - 12.00-21.00 сәгать.

Барлык яңалыклар