В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Туры эфир вакытында республика халкының Арина Петровага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Трансляция вакытында республика халкы кураторга үзләрен кызыксындырган сорауларны туры эфирда бирә алачак. Трансляция 14:00 сәгатьтә «Безнең ишегалды» программасының Telegram-каналында башлана.
Исегезгә төшерәбез, программа 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча старт алды. Узган ике ел эчендә Казанда якынча 1,5 млн кв. м асфальт-бетон өслекле 890 йорт ишегалды төзекләндерелде. Уңайлыклар 200 мең халыкны колачлады.
Ишегалдын төзекләндерү яки программа буенча +7(800)275-20-20 тәүлек буе эшли торган кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була. Сораулар шулай ук Telegram-ботта кабул ителә.