«Бу акчаларга без тегү машиналары, аргон белән эретеп ябыштыру буенча аппаратлар сатып алдык», — дип сөйләде Марина.
Башка техник чараларны кулланганда ачыкланган барлык җитешсезлекләрне исәпкә алып, Сергей терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар суда коена алсын өчен йорт кәнәфиләренең беренче өлгеләрен эшли башлады. Җитештерү зур булмаган гаражда башланды.
Казанның, Локомотив пляжында, «Игелекле пляж» проекты кысаларында яраклаштырылган коляскаларны прокатка бирү пункты эшли башлады. Бу чаралар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ком һәм вак ташларда иркен хәрәкәт итәргә, шулай ук суда йөзүдә уңайлы булырга мөмкинлек бирә. Су коену һәм пляж өчен бу кәнәфиләрне эшләү һәм җитештерү белән бочча буенча Казан параспортчысы Юрий Григорьевның әти-әнисе Сергей һәм Марина Григорьевлар шөгыльләнә. Алар үз производстволарында суга керүне җиңеләйтә торган алыштыргысыз эшләнмәләр ясыйлар. KZN.RU порталына эксклюзив интервьюда Марина Григорьева мондый яраклаштырылган сиртмәле арбалар һәм кәнәфиләр булдыру фикере ничек барлыкка килүе, аларның алыштыргысызлыгы нәрсәдә булуы, аларга кайда ихтыяҗ булуы турында җентекләп сөйләде, шулай ук үзенчәлекле балаларның ата-аналарына ярдәм итү планнары белән уртаклашты.

«Без инвалидлар өчен пляжларда ял итү мөмкинлеге булуның никадәр мөһим булуын аңлыйбыз»

Казанда Локомотив пляжында терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр өчен махсус коляскаларны прокатка бирү пункты оештырылган. Проектны гамәлгә ашыру өчен биш пляж коляскасы сатып алынган, алар инвалидлык турында белешмә буенча биреләчәк. Шулай ук инвалидлар өчен пляжда коры җирдә уңайлы булу өчен махсус коляскалар-шезлонглар барлыкка килде. «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова сөйләгәнчә, шундый ук проект Түбән Камада уңышлы эшли, һәм Татарстан башкаласы читтә калырга тиеш түгел.

«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы мондый коляскалар җитештерү белән 5 ел шөгыльләнүче белгечләр Марина һәм Сергей Григорьевка әзер өлгеләр белән мөрәҗәгать итте. Өч ай эчендә белгечләр пляж кәнәфиенең беренче үрнәген ясадылар һәм тәкъдим иттеләр. Бу кәнәфиләр гадәти коляскалардан зур, күпертелгән тәгәрмәчләре белән аерыла, бу аларга теләсә кайсы өслектә җиңел хәрәкәт итәргә һәм аларны бассейннарда һәм сулыкларда коену өчен кулланырга мөмкинлек бирә. «Без инвалидлар өчен пляжларда ял итү мөмкинлеге булуның никадәр мөһим булуын аңлыйбыз, һәм Локомотив – моның өчен бик яхшы урын», — дип ассызыклады Татьяна Мерзлякова.

Хәзерге вакытта проект бары тик бер урында гына тормышка ашырыла, әмма планнарда – өстәмә җиһазлар, махсус коткару жилетлары сатып алу һәм яңа урыннар эзләү. Кышкы чорда кәнәфиләрне ябык бассейннарга тапшыру планлаштырыла.

«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры билгеләп үткәнчә, Казан өчен мондый фикерләр – инклюзив җәмгыять төзүгә таба мөһим адым. «Пляжлар, парклар кебек үк, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм алардан башка кешеләр төрле чараларда катнашып, ирекле хезмәттәшлек итә ала торган киңлеккә әверелә. Ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен — бу тормышка яраклашуның кыйммәтле аспекты, ул уртак тормышның мөмкин булмаган яки куркыта торган нәрсә булмавын күрсәтә», – дип йомгаклады Татьяна Мерзлякова.

Гараждан башлап күпсанлы җитештерүгә кадәр

Пляж коляскаларының авторлары — ирле-хатынлы Мария һәм Сергей Григорьевлар. Алар өч баланың әти-әнисе, олысына — Юрийга — 23 яшь. Ул бочча спортының параолимпия төре буенча республика ярышлары призеры һәм аның БЦП бар. Юрийның әти-әнисе, башкалардан аермалы буларак, терәк-хәрәкәт аппараты зарарларган бала карау белән ел саен шөгыльләнүнең никадәр авыр икәнен белә. Башка җитештерүчеләрнең гигиена инвалид коляскаларыннан файдаланып, Марина Григорьева корылманың җитешсезлекләрен сизә, алар көн саен бала карау процессын катлауландыра. Ул көндәлек гмәлләрне күп тапкырлар гадиләштерә торган үзенең техник чарасын эшләргә хыяллана иде.

«Без, коляскаларны кулланучылар буларак, ни өчен без бөтен чит ил әйберләрен сатып алабыз һәм ни өчен Россиядә ул вакытта лаеклы аналоглар булмавына ачуландык. Әле ул вакытта ук миндә җитештерүне үзебез оештыра алабыз дигән фикерләр туа иде, ләкин барысы да берничек тә барып чыкмады», – дип искә ала Марина Григорьева.

2020 елда пандемиянең кинәт кабынуы гаиләнең төп туендыручысы Сергей Григорьевны тотрыклы эшсез калдырды. Марина иренә тәвәккәлләргә һәм аңа мирас буенча коляскаларның беренче нөсхәләрен җитештерүгә эләккән акчаларны кертергә тәкъдим итә.

«Бу акчаларга без тегү машиналары, аргон белән эретеп ябыштыру буенча аппаратлар сатып алдык», — дип сөйләде Марина.

Башка техник чараларны кулланганда ачыкланган барлык җитешсезлекләрне исәпкә алып, Сергей терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар суда коена алсын өчен йорт кәнәфиләренең беренче өлгеләрен эшли башлады. Җитештерү зур булмаган гаражда башланды.

«Терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балаларны коендыру — гади бурыч түгел. Әмма гигиена өчен махсус өй кәнәфие булу гаилә тормышын шактый җиңеләйтә», — дип уртаклашты Марина Григорьева.

Башта кәнәфиләр үзенчәлекле балалары булган таныш гаиләләр өчен шәхси заказлар буенча җитештерелгән. Алар инклюзив даирәләрдә киң таралыш алгач, Григорьевлар күпсанлы җитештерүгә күчәләр.

«Корылма буенча безнең кәнәфиләрнең күчермәләре юк, чөнки без безнең өчен мөһим булган барлык юнәлешләрне исәпкә алдык»

«Мондый эшләнмәләрне кулланучылар буларак һәм чит ил күчермәләрен куллану тәҗрибәсе булгач, без аларның кимчелекләрен ачыкладык. Без корылма һәм материалларда нәкъ менә нәрсәне эшләп бетерергә һәм үзгәртергә кирәклеген төгәл күз алдына китерә идек. Шулай итеп без барлык фикерләребезне үз эшләнмәбездә тормышка ашырдык. Корылма буенча безнең кәнәфиләргә күчермәләр юк, чөнки без безнең өчен мөһим булган барлык юнәлешләрне исәпкә алдык», — дип ачыклык кертте Марина Григорьева.

Аеруча баланың ата-аналары буларак, Марина һәм Сергей Григорьевлар корылманың кайсы әйберләренә аерым игътибар бирергә кирәклеген төгәл беләләр. Алар җитештерә торган тернәкләндерү техник чаралары тоташтыру өчен тимер беркеткечләр кулланмыйча эретеп ябыштырылган корылма белән җиһазландырылган. Бу корылмага тотрыклылык бирә, һәм терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр өчен бик мөһим.

Моннан тыш, кәнәфинең билгеле бер сандагы таяну нокталары булырга тиеш, шул исәптән тез астында да. Шул ук максатлар өчен кәнәфидә гәүдәне, аякларны һәм баш астын беркетү каешлары каралган.

Тукымаларны сайлап алуга аерым игътибар бирелде. Тышлау өчен полиамидтан челтәр сыман су үткәрүчән тукыма, ә аксессуарлар өчен – перфорацияләнгән неопрен кулланыла.

«Без кәнәфиләребездәге барлык бу юнәлшләрне исәпкә алдык, уңайлы һәм ышанычлы итеп эшләдек», – дип уртаклашты Марина Григорьева.

Төньяктан көньякка: корылманы сатып алу географиясе үсә

Хәзер җитештерү ике цехка бүленгән: тегү һәм металл эшкәртү. Инклюзив тернәкләндерү чараларын булдыру өстендә 10 кешедән торган зур булмаган команда эшли, алар арасында металл эшкәртү буенча хезмәткәрләр, тегүчеләр һәм башкалар. Бөтен вакыт эчендә 300дән артык кәнәфи җитештерелде. Заказ бирүчеләрнең географиясе үсә, заказлар Ленинград өлкәсеннән, Мәскәү һәм Чебоксардан, Севастополь һәм Кырымнан, һәм башка шәһәрләрдән килә.

Барлык кәнәфиләрне охшаш өлгеләр буенча ясыйлар. Пляж тәгәрмәчләре бары тик һава белән тутырылган зур тәгәрмәчләре белән генә аерыла, алар теләсә кайсы өслектә хәрәкәт итәргә һәм бассейннарда һәм сулыкларда коенырга мөмкинлек бирә. Алар пляждан алып ачык сулыкка кадәр җәйге ял итү чорына исәпләнгән.

Үсеш өчен этәргеч апрельдә «Интеграция» тернәкләндерү һәм карау өчен җиһазлар һәм технологияләр халыкара күргәзмәсендә катнашу булды, анда Сергей һәм Марина Григорьевлар үз эшләнмәләрен һәм товарларын тәкъдим иттеләр һәм белгечләрнең мактавына лаек булдылар.

«Ленинград өлкәсе губернаторы киңәшчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә безнең эшләнмәләр – БЦП һәм терәк-хәрәкәт аппаратлары зарарланган балаларны коендыру өчен иң яхшысы, гәрчә күргәзмәдә чит ил күчермәләре дә тәкъдим ителгән булса да. Мондый бәяләү безгә горурлык өстәде һәм без бик шат булдык», — дип билгеләде Марина.

Моннан тыш, күргәзмә ширкәткә партнерлар җәлеп итте һәм танылган интернет-мәйданчыкларда урнашырга ярдәм итте.

2025-07-23T10:48:08+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.