Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.08.2019, 12:13

Казанда WorldSkills мәдәни программасы: утлы тамаша, спектакльләр, грим һәм бутафория буенча мастер-класслар

Һөнәри осталык буенча чемпионат уздыру көннәренә бай мәдәни программа әзерләнгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август, Алена Мирошниченко). Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын уздыру көннәрендә Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен бик бай мәдәни программа әзерләнгән. Казанда 8 концерт узачак, шәһәрнең әйдәп баручы 6 театры 31 спектакль күрсәтәчәк, ә Казан музейларында 16 күргәзмә һәм тематик экспозиция әзерләнәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сөйләде.

Мәдәни программа WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты башланырга берничә көн кала «Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестиваленнән башланачак. Ул Кабан күле яр буенда 17-18 август көннәрендә узачак. Үз эшләрен 120 дизайнер тәкъдим итәчәк, шул исәптән Удмуртиядән, Коми Республикасыннан, Казахстаннан һәм Алтайдан. Дизайн-маркеттан тыш, биредә табигый продуктлар белән ферма-маркет, секонд-хенд мәйданчыгы, лекторий эшләячәк, мастер-класслар узачак, дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында да чемпионат вакытында бай мәдәни программа әзерләгәннәр. Музейның фәнни эшләр буенча директор урынбасары Светлана Коновалова 18-нче августтан комплексның барлык музейларының эш режимы үзгәрәчәген хәбәр итте – алар 21.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

21-23 августта Кремльнең Спас манарасында татар композиторлары музыкасы астында заманча аранжировкада ут тамашасы күрсәтеләчәк. ТАССРның 100 еллыгы дөньяви тамашаның бер темасы булачак.

23-25 августта Пушечный ишегалдында 3-нче Kremlin Confederation of Art фестивале узачак. Фестивальнең беренче көне – хореографиягә, икенче көне – классик музыкага, ә өченче көне хәзерге заман яшьләр коллективларының иҗатына багышланачак. Концертлар 18.00 сәгатьтә башлана һәм 21.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

27 августта шул ук мәйданда милли киемнәр фестивале оештырылачак. 12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр фольклор һәм хореография коллективлары үз иҗатларын тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, биредә мастер-класслар, күргәзмәләр, модалар күрсәтелеше, фотозона оештырылачак, дип сөйләде С.Коновалова.

Шулай ук музей-тыюлык территориясендә «Дан - хезмәт кулларында» күргәзмәсе оештырылачак. 35 баннерда сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән кешеләр тарихы сөйләнәчәк, дип җиткерде С.Коновалова. WorldSkills мәдәни программасы кысаларындагы чаралардан тыш, 22-нче августта Кремльдә «Кремльдә Ольга Скепнер белән JAZZ» дигән XIII Халыкара импровизацион музыка фестиваленең финал концерты, ә 24-нче августта – «Әни, мин - Казанда» дигән традицион туристик театральләштерелгән тамаша узачагын да ассызыклады ул.

Шәһәр театрлары да үз программаларын әзерләгән. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 19-31 августта 10 спектакль күрсәтәчәк, дип сөйләде театр директоры Илфир Якупов. Татар классикасы әсәрләренә басым ясалачак. «Чит ил тамашачысы белән эшләү тәҗрибәсе бар инде – без башка илләрдән беренче ел гына кунаклар кабул итмибез. Алар өчен бездә инглиз теленә синхрон тәрҗемә эшләячәк», – диде ул.

Театрда «Әдәпле тамашачы» акциясе узачак. Килүчеләр кассир белән теләсә кайсы телдә исәнләшергә тиеш. Һәр исәнләшү сүзе 5% ташлама бирәчәк. Иң әдәпле тамашачылар 50%-ка кадәр ташлама ала алачак.

22-нче һәм 27-нче август 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Камал театры каршында гример, бутафор һәм тегүче һөнәрләре буенча мастер-класслар узачак.

23-нче августта Кабан күле яр буенда Камал театры спектакльләренең берсе видеоязмасын күрсәтәчәкләр, ә 25-нче августта биредә театр артистлары катнашында әдәби-музыкаль кичә үтәчәк.

В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрында WorldSkills мәдәни программасы кысаларында рус классик әсәрләре – «Пиковая дама», «Вишневый сад», «Женитьба», шулай ук «Когда зажгутся фонари» музыкаль программасын күрсәтәчәкләр. Бу хакта театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутский сөйләде. Чит ил тамашачысына инглиз теленә синхрон тәрҗемә булачак – экраннарда һәм колакчыклар ярдәмендә.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин WorldSkills кушымтасының Android һәм IOS платформаларында эшли башлавы турында сөйләде. Кушымта чемпионат көннәрендә оештырылачак мәдәни чаралар программасы белән танышырга мөмкинлек бирә.

Барлык яңалыклар