22-27 августта 50-дән артык мәдәни чара узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август, Ксения Швецова). WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын уздыру вакытында Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын бик күп кызыклы һәм матур чаралар көтә. Көн саен шәһәрдә күргәзмәләр, спектакльләр, фестивальләр, утлы тамашалар, мастер-класслар һәм башка бик күп чаралар узачак. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шәһәрлеләрне 22-27 август көннәрендә дә нәрсә көтүе турында тулырак мәгълүмат бирделәр.
«Чемпионат ярышлары иң матур вакыйга булачак»
Мәдәни вакыйгалар 22-нче августта «Казан Арена» стадионында узачак чемпионатны ачу тантанасыннан башлана. Тамашачыларны Россиянең халык артисты, продюсер Игорь Крутой һәм режиссер Алексей Сеченов командасы куелышында масштаблы тамаша көтә, алар 2013 елгы Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарын, шулай ук 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын әзерләгән иделәр.
«Бу искиткеч тамаша булачак. Тамашаның төп темасы - хезмәт кешесе һәм аның формалашу этаплары», - диде А.Абзалов.
Мәдәни программа шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен дә үз эченә алачак. Әйтик, Бауман урамындагы сәгать янында сәхнә белән аерым локация барлыкка киләчәк. Анда татар халык иҗатына багышланган төрле концертлар һәм мастер-класслар узачак. Барлык теләүчеләрне милли уен коралларында уйнарга һәм татар халык биюләрен башкарырга өйрәтәчәкләр. Мәйданчык көн саен көннең икенче яртысында эшләячәк.
Кызыклы артистлар, бию һәм вокал коллективларның чыгышлары, шулай ук чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналарын трансляцияләү һәм ярышлар урыннарыннан турыдан-туры Горки-Әмәт урманында 22-27 августта узачак.
Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Skills Bazaar ачылачак, биредә һәркем үзен төрле һөнәрләрдә сынап карый һәм башлангыч күнекмәләрен үзләштерә алачак.
22-нче августта Кабан күле яр буенда йөзә торган сәхнә янында Казан театрлары тарафыннан әзерләнгән яшьләр мәдәни программасы старт ала. Кунакларны ачык кинокуелышлар, концертлар, тамашалар, заманча музыка һәм башка бик күп нәрсәләр көтә. «Без чемпионатта катнашучылар өчен генә түгел, ә безнең шәһәр халкы һәм безгә кунакка килүчеләр өчен дә чаралар әзерлибез, – дип билгеләп үтте А.Абзалов. - Мәсәлән, Кабан яр буенда казанлыларга ошаган чаралар узачак, ел дәвамында без аларны сынап карадык инде».
Казан Кремленең Спас манарасында 21-23 августта 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр гадәти булмаган утлы мапинг-тамашаны күрергә мөмкин булачак. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланачак һәм тамашачыларга Татарстан тарихындагы төп вакыйгалар турында сөйләячәк.
Чемпионат көннәрендә Татарстан башкаласында «Тәмле Казан» гастрономия фестивале узачак. Быел анда Россиянең төрле шәһәрләреннән 70-тән артык ресторан һәм кафе катнашачак, алар «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта уникаль сыйлар тәкъдим итәчәк.
Шәһәр музейлары һәм театрлары да кызыклы программалар әзерләгән. Барлык чараларның афишасы белән тулырак KZN.RU порталында танышырга була.
Әмма, мөгаен, чемпионатның иң якты вакыйгалары «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак ярышлар булыр, дип билгеләп үтте А.Абзалов. Аларны барлык теләүчеләр дә бушлай карый алачак.
22-27 августта 50-дән артык мәдәни чара узачак.
Автобуслар, шаттллар һәм электричкалар: «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенә ничек барып җитәргә
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгенә ярышлар узган көннәрдә шәһәрлеләр махсус автобусларда килеп җитә алачак. «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Максим Денисов искәртеп узганча, шәһәрдә «Дубравная» метро станциясе янында һәм «Леруа Мерлен» һәм «Мега» сәүдә үзәкләре мәйданчыкларында вакытлыча өч машина кую урыны оештырылачак. Анда казанлылар үз автомобильләрен калдыра, автобуска утырып «Казан Экспо» мәдәни-күңел ачу үзәгенә барып җитә алачак. Күргәзмә үзәгенә кадәр бушлай автобуслар шулай ук Горький паркыннан һәм Горький-Әмәт урманыннан йөриячәк.
Ярышлар барган көннәрдә автобуслар вакытлыча машина кую урыннарыннан һәр сәгать саен кузгалып китәчәк. «Бу мәйданчыкларда навигация табличкалары урнаштырылачак, пассажирлар транспортны никадәр көтәргә кирәклеген алдан беләчәкләр. Шунда ук барлык сорауларга да җавап бирә һәм ярдәм итә ала торган волонтерлар эшләячәк», - дип өстәде М.Денисов.
«Казан Экспо» күргзмә үзәге территориясендә транспорт хәрәкәте тыела. Әмма шәхси автомобильләр өчен «Казан Экспо» үзәге янындагы зоналарда 330 бушлай машина урыны оештырылачак. Пассажирлар юл аша имин чыга алсын өчен, алардан «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенә кадәр шаттллар йөриячәк.
Килүчеләр һәм җанатарлар өчен күргәзмә үзәгенә керү өчен җәяүлеләр кичүе янында аерым керү төркеме оештырылачак.
Чемпионатның төп корылмасына кадәр ике сәгать саен электропоезд йөриячәк. Чемпионат корылмаларына кадәр ничек барып җитү турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга була.
Ачылу тантанасы көннәрендә «Казан Арена»га кадәр бушлай шаттл төн уртасына кадәр йөриячәк
Генераль репетиция, шулай ук чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары вакытында Татарстан башкаласында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк, дип искәртте Казан Башкарма комитеты Аппаратының спорт проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Роман Ивачев. Шулай итеп, 21-нче, 22-нче һәм 27-нче августта Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәте Әмирхан урамыннан алып Чистай урамына кадәр булган ике юнәлештә дә, шул исәптән йорт эчендәге юлда да чикләнәчәк. «Бу территория тулысынча чистартылачак, якын-тирә йортларда яшәүчеләр калдырган барлык автомобильләр дә эвакуацияләнәчәк, - диде Р.Ивачев. - Шәһәрлеләрдән моны аңлап якын килүләрен һәм автомобильне кайда калдыру турында алдан ук уйлануларын сорыйм. Биредә инде билгеләр куелган, Чемпионат барган көннәрдә бу зона «соңгы миль» режимында эшләячәк.
Транспорт хәрәкәтен чикләү схемаларын сылтама буенча карарга мөмкин.
Чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналарына эләгергә теләүчеләр өчен 22-нче һәм 27-нче августта «XL», «Мегастрой», «Леруа Мерлен» сәүдә үзәкләре, «Ак барс» көрәш сарае янында һәм «Татнефть-Арена» ябык паркингында бушлай парковка оештырылачак. «Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән алып «XL» сәүдә үзәгенә кадәр сәгать 16.00-дән төнгә кадәр 5 минут саен түләүсез шаттл йөриячәк, дип өстәде Р.Ивачев.