Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2022, 12:58

Кабан күле яр буенда «КультТорг»: үсемлекләр белән алмашу, киемнәрне кастомизацияләү һәм икенчел чимал тапшыру

Акыллы куллану фестивале 80 гә якын катнашучыны берләштерәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче август). 6 нчы августта Кабан күле яр буенда җәйге «КультТорг» узачак. Акыллы куллану фестивале 80 гә якын катнашучыны берләштерәчәк.

Фестивальдә шәһәрлеләр үз әйберләренә һәм үсемлекләренә икенче тормыш бүләк итә, рәссамнарның эшләре һәм иҗат өчен материаллар сатып ала, секонд-кибетләрнең ассортиментлары белән таныша, икенчел чимал һәм коры органика тапшыра алачак. Моннан тыш, теләүчеләр азык-төлек калдыклары темасына «Яшел компас» экомәктәбеннән уен уйный, экологик әйберләр сатып ала һәм веган стритфудын татып карый алачак. Биредә үк «Беренче адым» хәйрия фонды киемнәр кабул итәчәк – аны мохтаҗларга тапшырачаклар яки эшкәртүгә җибәрәчәкләр.

Оештыручылар шулай ук мастер-класслар әзерләгәннәр, аларда бушлай катнашырга мөмкин. 13:30 сәгатьтә казанлылар чәчәк кашпосы яки органайзер, ә 15:00 сәгатьтә кәгазьдән коллаж техникасында портрет ясый алачак. 17:00 сәгатьтә әйберләрне кастомизацияләү буенча дәрес башланачак – катнашучылар үз киемнәрен тай-дай стилендә үзгәртә алачак.

18:00 сәгатьтә татар поп-музыкасының яңа дулкын вәкилләре концерты башлана. «Культорг» кунакларын «Оммаж» төркеме, музыкантлар Илгиз Шәйхразыев һәм Fauzia чыгышлары көтә.

«Культорг» 12:00 дән 19:00 гә кадәр узачак, керү ирекле, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.

Барлык яңалыклар