Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.05.2019, 23:46

ТР башкаласында 9 май кульминациясе: «Җырлый торган Казан» хоры һәм матур салют

Шәһәрлеләр «Казан Арена» стадионы каршындагы территориядә бәйрәм итте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май, Алена Мирошниченко). Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүнең бай эчтәлекле программасы кич белән «Казан Арена» стадионы каршындагы территориядә дәвам итте. Биредә бәйрәм концерты һәм «Җырлый торган Казан» хоры чыгышы булды. Җиңү салюты бәйрәмнең кульминациясе булды.

Бәйрәм программасы «Волга-Волга» вокал-инструменталь ансамбле чыгышыннан башланды. Артистлар оригиналь аранжировкада популяр җырларны да, тамашачылар яратып өлгергән авторлык композицияләрен дә башкардылар.

Концерт дәвамында «Казан Арена» фасадында Советлар Союзы Геройларының, 1945 елда Бөек Җиңү яулаган казанлыларның фотосурәтләрен күрсәттеләр. Бу вакытта сәхнәдә ТР Дәүләт камера хоры артистлары, «Җырлый торган Казан» студентлар хоры, шулай ук солистлар, «Созвездие-Йолдызлык» республика конкурсында җиңүчеләр чыгыш ясады. Сугыш вакытында нәкъ менә җыр солдатларга өмет белән яшәргә һәм җиңәргә ярдәм иткән, шуңа күрә концерт программасы күбесенчә патриотик композицияләрдән торды. Сәхнәдән «Туган як», «Любовь, комсомол и весна», «Катюша», «Выйду ночью в поле с конем», «Родина», «День Победы», шулай ук концертның төп темасына аваздаш булган «Сансара» заманча популяр композициясе яңгырады.

Концерт программасы башлануга ук мәйдан биюләр киңлегенә әверелде: шәһәрлеләр матур җырларга бик теләп кушылдылар һәм биеделәр. Укучылар, студентлар, яшь парлар, гаиләләр, шулай ук өлкән тамашачылар рәхәтләнеп кушылып җырлады. Композицияләрнең текстлары аренаның фасадында караоке формасында трансляцияләнде.

Бәйрәм салюты Җиңү көненең кульминациясе булды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында бәйрәм парады узды, анда 2 меңнән артык хәрби хезмәткәр, хәрби училище, кадет сыйныфлары һәм Юнармия курсантлары катнашты, хәрби техника үтте, шулай ук 169 мең кеше катнашлыгында «Үлемсез полк» акциясе оештырылды.

Фоторепортаж
«Казан Арена»дагы бәйрәм концерты, 9.05.2019
Барлык яңалыклар