Программа 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Алена Мирошниченко). Республика көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәр өчен казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын Казан Кремленә, Камал исемендәге театр янындагы мәйданга, Игенчеләр сараена, «Казан» гаилә үзәгенә, Иске Татар бистәсенә һәм башка иҗтимагый киңлекләргә чакыралар. Бәйрәм программасы турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.
30-нчы августта шәһәрдә планлаштырылган төп бәйрәм чаралары арасында Татарстан мәдәният министры урынбасары Казан Кремлендәге Tat Cult Fest, Камал исемендәге театр янындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар» фестивальләрен һәм Игенчеләр сарае янындагы «Казан көзе»н билгеләп үтте.
Шулай итеп, 12.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр Tat Cult Festта татар мәдәнияте вәкилләре чыгыш ясаячак. Пушечный ишегалдында музыкантлар, шул исәптән танылган җырчы Зуля Камалова да төрле жанрдагы әсәрләрне башкарачак. Кече сәхнә Спас-Преображенский монастыре янында урнашачак, биредә яшь башкаручылар - Аигөл, Альберт Нурминский һәм Гөлназ Баталова чыгышларын тыңларга мөмкин булачак. Кремльнең Тайницкая манарасы янындагы мәйданда электрон музыка яңгыраячак. Моннан тыш, килүчеләр манарада тамашалы инсталляцияне дә күрәчәк.
Традицион «Уйнагыз, гармуннар» фестивале быел яңа, киңәйтелгән форматта узачак, дип билгеләп үтте Ленар Хәкимҗанов. «12.00 сәгатьтә 300-дән артык гармунчы Тайницкая манарасыннан Муса Җәлил һәйкәленә таба узачак, аның янында зур булмаган концерт бирәчәкләр, - дип сөйләде Татарстан мәдәният министры урынбасары фестиваль программасының нечкәлекләре турында. - Аннан соң гармунчылар Бауман урамы аша узачак һәм 15.00 сәгатьтә Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда чыгыш ясый башлаячак». Сүз уңаеннан, Камал исемендәге театр янында «Наше время – Безнен заман» фестивалендә катнашучыларның номерларын 13.00 сәгатьтән башлап күрергә мөмкин булачак.
Классик музыка сөючеләр өчен 20.00 сәгатьтә Игенчеләр сарае янында «Казан көзе» фестивале башлана, анда Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм опера сәнгате осталары, Мариин театры труппасы солистлары Владислав Сулимский һәм Екатерина Семенчук чыгыш ясаячак.
Башка бәйрәм мәйданчыкларында да шулай ук кызыклы чаралар узачак. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов Шәһәр көнендә Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында 11.00 сәгатьтә балалар өчен төрле тематик мәйданчыклар белән «Иске парк хәзинәләре» программасы оештырылачагы турында сөйләде. Укучылар үзләрен иҗатта һәм техник юнәлешләрдә сынап карый алачаклар. А.Абзалов яшь кунакларны бәйрәмгә яраткан мультипликацион персонажлар костюмнарында килергә һәм «Төп геройлар» фестиваленә кушылырга чакырды. Горький исемендәге парктан тыш, фестиваль Казан Кремлендә һәм «Ак чәчәкләр» бульварында узачак.
Иске Татар бистәсендә бәйрәм программасы 12.00 сәгатьтән башлана. Биредә ветераннар хорлары һәм инклюзив театр студияләре артистлары, аерым алганда, «Э-моции» чыгыш ясаячак. Иске Татар бистәсендә халык иҗаты фестивале узачак, ул 800-дән артык Россия һәм чит ил биючеләрен һәм җырчыларны үзенә җыячак.
Көн уртасыннан Меңьеллык мәйданы Kazan City Racing автомотошоуын уздыру урынына әйләнәчәк – тамашачылар узышчылар, мотоциклчылар һәм «КАМАЗ-Мастер» командасының чыгышларын күрәчәк. Мәдәният идарәсе башлыгы бу көнне Меңьеллык мәйданында «Кызыл Кремльдән - ак Кремльгә» мотоузышы тәмамлана, дип искәртте.
Бу көнне Казан ипподромында 16 чабыш һәм заезд узачак, шул исәптән ТР Президенты һәм Казан Мэриясе призларына. Ат спортын яратучыларны концерт программасы һәм призлар уйнату көтә.
Казан көненә багышланган төп чараларның берсе «Казан» Гаилә үзәге янындагы концерт булачак, ул 17.00 сәгатьтә башлана. Касә янында Казан һәм Татарстан башкаручылары, «Безнең команда тавышы. Безнең ишегалды тавышы» шәһәр конкурсы финалистлары, шулай ук Россия эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Алар арасында - Лэйна, Feduk, «Казан егетләре», Pompeya һәм «Рондо» төркемнәре.
Бәйрәм программасы 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Кремль яр буе һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы территория иң яхшы күзәтү нокталары булып торачак.
Азат Абзалов шулай ук бәйрәм көнендә шәһәр җәмәгать транспортының төн уртасына кадәр һәм көчәйтелгән график белән эшләячәгенә игътибар итте. Моннан тыш, Меңьеллык мәйданында һәм «Казан» Гаилә үзәге янында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.