«Өлкәннәр» категориясендә беренче урыннар өчен гомуми приз фонды 4,6 млн сум тәшкил итәчәк, юниорлар арасында – 3,2 млн сум
Фото: «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь). Казан синхрон йөзү буенча Федерация Кубогы ярышларын кабул итәчәк. Ярышлар 10-12 нче декабрьдә Су спорт төрләре сараенда узачак.
Төрле илләрдән катнашучылар арасында бүләкләр түбәндәге дисциплиналарда уйнатылачак: соло, дуэт, катнаш дуэт, төркем (техник һәм ирекле программа) һәм акробатик төркем. Җиңүчеләрне өч яшь төркемендә билгеләячәкләр: ир-атлар һәм хатын-кызлар (2008 елда туган һәм аннан өлкәнрәк), юниорлар (15-20 яшь) һәм юниоркалар (15-19 яшь).
Иң яхшы спортчыларны акчалата бүләкләр көтә. Мәсәлән, «өлкәннәр» категориясендә беренче урыннар өчен гомуми приз фонды 4,6 млн сум тәшкил итәчәк, юниорлар арасында – 3,2 млн сум, дип хәбәр ителә Россия синхрон йөзү федерациясе сайтында.