Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.06.2020, 09:58

«Мәскәү» мәдәният үзәге «Мәдәният йорты. Яңа формат»» бөтенроссия конкурсында җиңде

Аның «Буыннар синергиясе» проекты муниципаль дәрәҗәдәге проектлар арасында иң яхшысы дип табылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). «Мәскәү» мәдәният үзәге «Мәдәният йорты. Яңа формат» бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Аның «Буыннар синергиясе» проекты муниципаль дәрәҗәдәге проектлар арасында иң яхшысы дип табылды.

РФ Мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгедә Россиянең 77 төбәге катнашты, 172 гариза бирелде. Конкурсантлар өч номинациядә җиңү өчен көрәштеләр: клублар тибындагы авыл мәдәни-ял итү учреждениесе (җирлек дәрәҗәсе) тарафыннан гамәлгә ашырылган проект, район яисә шәһәр клубы тибындагы мәдәният-ял итү учреждениесе (муниципаль дәрәҗә) тарафыннан гамәлгә ашырылган проект һәм клуб тибындагы төбәк мәдәни-ял итү учреждениесе (субъект дәрәҗәсе) тарафыннан гамәлгә ашырылган проект.

Җиңүчеләрне эксперт советы билгеләде, аның составына мәдәният-ял итү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр кергән иде.

Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгеннән тыш, шулай ук Тула өлкәсенең мәдәният һәм туризм үсеше үзәге дә конкурста җиңүче булды, ул җирлек дәрәҗәсендәге проектлар арасында беренче урынны яулады. Белгород дәүләт халык иҗаты үзәге субъект дәрәҗәсендә гамәлгә ашырылган проектлар арасында иң яхшысы булды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Конкурс Россия Мәдәният министрлыгының «Мәдәният йорты. Яңа формат»» ведомство проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Аның максаты - мәдәният-ял итү тибындагы учреждениеләрдә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм бүләкләү. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләүләр һәм I, II яки III дәрәҗәле диплом тапшырыла.
Барлык яңалыклар