Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче август). Видеоблогер Ксения Дукалис Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта «0001 Фест»та чыгыш ясаячак. Ул казанлыларга үз-үзеңне үстерү турында лекция укыячак.
Шулай ук технопаркның туган көненә футуролог һәм эшмәкәр Данила Медведев киләчәк. Ул киләчәк белән идарә итү турында лекция белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр иттеләр Б.Рәмиев исемендәге IT-парк матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 30 нчы августта Казан технопаркы «0001 Фест» программасының туган көнен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм кунакларын фотозоналар, Karolina Vibe һәм Gavr диджейлары чыгышлары, мастер-класслар, кинофильмнар һәм түбәдә йога көтә. Фестиваль мәйданчыклары бөтен IT-парк буйлап урнашачак.
Бәйрәм 14:00 сәгатьтә башлана. Чарага керү өчен алдан
теркәлергә кирәк.