Ул ике сәгать дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Алдагы төндә «Мега» сәүдә үзәгендә урнашкан тәүлек буе эшли торган коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация пункты техник тәнәфескә ябылачак. Ул төн уртасыннан 2:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясарга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында урнаштырылган.