Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.09.2025, 11:45

Казанда «Милләтләр кроссы»: спорт сөючеләр Кремль яр буенда һәм «Локомотив» стадионында йөгерәчәк

Чарада катнашу өчен 18 нче сентябрьгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлергә кирәк

20 нче сентябрь көнне Казанда Россия күләмендә оештырыла торган «Милләтләр кроссы» узачак. Спорт сөючеләр Кремль яр буенда һәм «Локомотив» стадионында йөгерәчәк. Бу хакта Башкарма комитетта үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

«Спорт белән данлы Казан – ул яхшы инфраструктура, спорт юнәлешендә һәркем үзләштерә алырлык белем, ишегаллары, гаиләләр һәм төркемнәр. Әйдәгез, без үзебез сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүчеләр, физик тәрбиягә һәм спортка теләктәшлек белдерүчеләр үрнәге булыйк. Һәр кеше дә спорт белән шөгыльләнсә иде, ә без, шәһәр җитәкчеләре буларак башкалабызда спорт юнәлешендә өстәмә мөмкинлекләр булдыру өстендә эшлибез», – дигән фикерләрен белдерде Казан мэры Илсур Метшин.

Ел саен «Милләтләр кроссы» ярышында төрле яшьтәге һәм төрле әзерлектәге спорт сөючеләр катнаша. Бу елны катнашучыларга уңайлы булсын дип Татарстан Республикасы башкаласында берничә старт мәйданчыгы әзерләячәкләр. Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында узышчылар бик матур табигать кочагында 2, 4, 6, 8 һәм 12 чакрым озынлык буенча көч сынашачак.

«УРАМ» экстрим-паркы төп мәйданчык булачак. Биредә ярышта катнашучылар һәм чара кунаклары өчен бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнә. Төрле иҗат һәм спорт төркемнәре чыгыш ясар дип көтелә. Спорт сөючеләр, матур гадәт буенча, Кремль яр буенда да йөгерәчәк.

Моннан тыш, гаилә белән йөгерүчеләр, «Яшәү яме»ндә катнашучылар өчен һәм «Игелекле Казан» хәйрия проекты кысаларында да узышлар каралган.

Бәйрәм чарасы күмәк рәвештә 2 чакрым ераклыкка йөгерү белән тәмамланачак. «Милләтләр кроссы»нда катнашу өчен 18 нче сентябрьгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлергә кирәк. Ташаяк урамы, 2а адресы буенча Үзәк стадионда урнашкан ярыш өчен җаваплы мандат комиссиясе бүгенге көннән 19 нчы сентябрьгә кадәр халыкны кабул итә. Комиссия узу өчен үзең белән паспорт һәм медицина белешмәсе алып килергә кирәк. Ярышта катнашучылар һәм җиңүчеләр Кубоклар, медальләр, дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Фоторепортаж
Видеорепортаж
15.09.2025 12:12
Барлык яңалыклар