Ярышларга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр кушыла ала
Фото: Марат Мөгыйнов
Ярышларга әзерлек дәрәҗәсе булган катнашучылар, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә килә ала. Аларга 1, 2, 4, 6, 8 һәм 12 км дистанцияләрне үтәргә туры киләчәк.
Программада – спорт ветераннары, студентлар һәм укучылар өчен тематик йөгерүләр, шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча ярышлар.
Ярышларда катнашучылар өчен бай мәдәни программа әзерләнәчәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Узган ел Казанда «Милләтләр кроссы»на 14 меңнән артык кеше теркәлгән. Стартка барлык теләүчеләр – профессиональ йөгерүчеләр һәм һәвәскәрләр, спорт ветераннары, балалар, студентлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыкты. Катнашучылар 1, 2 һәм 3 км өч дистанцияне йөгерделәр.Трасса Казансу елгасы яр буе һәм урам экстрим-паркы территориясе буенча узды.