В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне шәһәрнең кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
4 ноябрьдә православие динендәге христианнар Казан Изге Ана иконасын данлау бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу көнне, матур гадәт буенча, Хач йөреше көтелә. Әлеге чара вакытында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Илгиз Сарманов хәбәр итте.
Тантаналы гыйбадәт 4 ноябрьдә 7:30 сәгатьтә Благовещение соборында башлана. Аннары дин тотучылар Хачны тоткан килеш Казан Кирмәнендәге чиркәүне әйләнеп, Батурин – Карл Маркс – Миславский урамнары буйлап Богородица монастырена кадәр барачаклар. Гыйбадәт кылу Казан Изге Ана иконасы соборында дәвам итәчәк.
4 ноябрьдә уздырыла торган чаралар белән бәйле рәвештә 7:00 сәгатьтән Хач йөреше маршруты буенча хәрәкәт чикләнә – Хач йөреше үткән юл өлешләре хәрәкәт өчен ачыла барачак. Шулай ук 3 ноябрьдә 19:00 сәгатьтән Миславский урамы транспорт чараларын кую өчен ябылачак.
«Шәһәр хезмәтләре чараны оештыруда тулы ярдәм күрсәтәчәк. Хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрәчәк», - дип сүзен йомгаклады Илгиз Сарманов.
Казан Изге Ана иконасын данлау бәйрәме 1612 елда Россиянең чит ил илбасарларыннан азат ителүе истәлегенә үткәрелә. Әлеге тарихи вакыйга шулай ук Халыклар бердәмлеге көненә дә багышлана.