Чара шәһәр халкының иминлеген тәэмин итү өчен башкарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). Казанның Мәскәү районында – Декабристлар урамы буенча урнашкан 113-нче һәм 115-нче йортларның подъездлары янында – янгын сүндерү техникасы өчен беренче кызыллы-аклы тамга пәйда булды.
Татарстан башкаласында пилот проектын Мәскәү үрнәгендә эшләтеп җибәрделәр, дип хәбәр ителә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында. Янгын яки башка гадәттән тыш хәл барлыкка килгән очракта, махсус техниканы урнаштыру өчен буш мәйданчык билгеләнгән.
«Бүгенге көндә янгын сүндерү машинасының гадәттән тыш хәл килеп чыккан урынга үтеп керә алауы проблемалы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Тәҗрибә күрсәткәнчә, төнлә еш кына янгын булган урынга кереп булмый. Бу мәсьәлә күптән бар иде инде. Шуңа күрә Мәскәү районы идарәче компаниясе белән бергә без Мәскәү тәҗрибәсе буенча Казанда махсус мәйданчык ясарга булдык, – дип сөйләде Казан Башкарма комитетының Гражданлык яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов.
Аның сүзләренчә, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү планлаштырыла. «Без шәһәрлеләрдән сораштыру алачакбыз. Аңлап якын килсәләр, экспериментны Казан шәһәр Думасы ярдәмендә норматив-хокукый базада ныгытырга планлаштырабыз», – диде Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы.
Фердинант Тимерханов ассызыклаганча, беренче чиратта мондый чаралар шәһәр халкының иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Аның сүзләренчә, мондый мәйданчыклар югары катлы 247 йорт ишегалларында барлыкка килергә мөмкин. «Тормыш мондый мәйданчыкларның кирәк булуын күрсәтә», – дип билгеләде ул. «Киләчәктә, күп катлы йортлар төзегәндә, мондый мәйданчыкларны ишегалларына урнаштырырга кирәк», – дип өстәде Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы.
«Бу бүгенге көннең зарурлыгы, – дип ышана «Мәскәү районының ТКХ» идарәче компаниясе директоры Олег Калимов. – Тамгалар бары тик визуализация өчен генә салына. Конкрет участокта, шулай ук билгедән 10 метр ераклыкта туктарга һәм машина куярга ярамаганлыгын белдергән юл билгеләре төп нигез булып тора». Олег Калимов хәбәр иткәнчә, мондый билгеләр «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелә торган югары катлы йортларның ишегалларында барлыкка киләчәк. Сентябрьдә билгеләрне тагын өч йорт янында төшерү планлаштырыла.